“Намазда булсаң – йөрәгеңне сакла. Кешеләр җыелган урында булсаң – телеңне сакла. Чит өйдә булсаң – күзеңне сакла. Табын алдында булсаң – ашказаныңны сакла. Ике нәрсәне онытып, беркайчан да искә алма: үзең кылган игелекне һәм сиңа эшләнгән явызлыкны.
Беркайчан да тормышыңнан зарланма! Аллаһ ишетеп: “Синең әле авыр тормыш күргәнең юк”, – диеп, күпкә авыррагын бирер. Ни генә булса да: “Аллаһка шөкер, тормышым бик әйбәт!” – диген. Шунда Аллаһ: “Синең әйбәт тормыш әле күргәнең юк”, – диеп, тагын да әйбәтрәген бирер.
Әгәр Аллаһны шатландырган нәрсәләргә игътибарыңны юнәлтсәң, Аллаһы Тәгалә барлык эшләреңне сине шатландырырлык итеп кайгыртыр.
Һәрбер кешенең, ул кем генә булмасын, яшь кеше булса да, карт кеше булса да, әгәр аның күңелендә өч әйбер бергә җыелмаса, ул бәхетле булмый. Аның беренчесе - сәламәтлек. Икенчесе - өстәлеңдә ризыгың булу. Өченчесе - күңел тынычлыгы”.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин