+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
27 Мая 2024, 04:45

Шөкерсез гомернең бәрәкәте булмас

Кеше шөкер итсә, Аллаһ Тәгалә аның күңеленә - канәгатьлек, тормышына рәхәтлек һәм тынычлык бирер. Шөкер кылмаучылар күпме баесалар да, күңелләре кайгыдан котылмас.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шөкерсез гомернең бәрәкәте булмасШөкерсез гомернең бәрәкәте булмас
Шөкерсез гомернең бәрәкәте булмас
Чөнки шөкерсез малның һәм гомернең бәрәкәте булмас.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Аллаһ колына бер нигъмәт бирсә, кол да: “Әлхәмдүлилләһ”, - дисә, бу нигъмәтнең шөкерен үтәгән булыр. Кол икенче мәртәбә: “Әлхәмдүлилләһ”, - дисә, Аллаһ Тәгалә ул кешенең савабын арттырыр. Өченче мәртәбә “Әлхәмдүлилләһ”, - дисә, ул кешенең гөнаһларын гафу итәр”, - ди.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин