+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
28 Май 2024, 05:05

“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә...” сүзләрен еш әйтегез

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берәү көненә 100 тапкыр “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс”, – дигән.

“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә...” сүзләрен еш әйтегез“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә...” сүзләрен еш әйтегез
“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә...” сүзләрен еш әйтегез
“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм". Мәгънәсе: “Газиз һәм Хаким булган Аллаһыдан башка көч һәм куәт иясе юктыр”.

“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләренең фазыйләтләре:

1. Бу сүзләр нигъмәтләрне саклый.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһыдан нигъмәтләр бирелүче аларны сакларга теләсә, күп тапкырлар “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм”, дип әйтсен”, – дигән (имам Әт-Табәрани).

2. 99 авырудан шифа булып тора.
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Берәү “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләрен әйтсә, 99 авырудан, шуларның иң кечкенәсе булган борчу һәм тынычсызлыктан шифа табар”, – дигән сүзләрен тапшырган (имам Әт-Табәрани, Хәким).

3. “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” – җәннәт ишекләре.

Сәхабә Могаз бине Җәбәл радыяллаһу ганһедән тапшырыла. Расүлебез Мөхәммәд аннан: “Сиңа җәннәтнең ишекләрен күрсәтергәме?” – дип сораган. Ул: “Нинди ишекләр ул, йә Расүлуллаһ”, – дигән. Пәйгамбәребез: “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләре”, – дигән (имам Әт-Табәрани)”, - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: pixabay.com.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас