+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
2 июнь , 11:35

Дога кылу әдәпләре

Дога кылуның кайбер әдәпләре бар. Шулар турында кыскача гына язып үтәбез.

Дога кылу әдәпләре
Дога кылу әдәпләре

“Дога кылучы тормыш мәшәкатьләрен онытып, күңелен тынычландыра, башын түбән игән хәлдә кыйблага таба юнәлә һәм учларын өскә күтәрә.

Доганы басынкы тавыш белән тыныч кына әйтәләр. Сабырсызланып, көйләп уку килешми (әгәр инде бу ирексездән шулай ияләнелгән икән, гаеп ителми).

Дога уку өчен уңайлы вакыт вә урын сайлау да бик мөһим, чөнки болар да аны кылуның әдәпләре булып санала.

Сәдака бирү яисә ярдәм сорап килүчегә теләктәшлек-ярдәм күрсәтү, Аллаһыны зикер итү, гыйбадәт кылу һәм намаз уку доганың кабул булуына уңай йогынты ясый.

Дога кылганда ата-ана һәм дин-кардәшләр хакын искә алу хәерле.

Доганы берничә тапкыр, ким дигәндә, өч тапкыр кабатлау тиеш. Аның кабул булмавы өчен артык борчылу урынсыз, бары тик өметне генә өзмәскә кирәк”, дип яза “Ислам нуры”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: