+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
14 июнь , 12:55

Күңелләрне илаһи нур балкытты!

Дүртөйле шәһәрендә яттан Коръән сүрәләре уку бәйгесе үтте.Аллаһы Тәгалә рәхимлеге белән язның ямьле бер көнендә Дүртөйле районының “Мирас” җәмигъ мәчетендә 5 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар арасында яттан Коръән сүрәләре уку бәйгесе үтте.

Күңелләрне илаһи нур балкытты!
Күңелләрне илаһи нур балкытты!
Чарада Башкортстан Республикасының Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш, Кушнаренко районнарыннан килгән 75 бала дүрт яшь төркемендә көч сынашты.
Бәйге алдыннан “Мирас” җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Хатыйб хәзрәт Фатыйхов яше-картына фәһемле вәгазь белән мөрәҗәгать итте.
– Туган илгә мәхәббәт, анда яшәүче төрле кавем кешеләренең гореф-гадәтләренә хөрмәт, үзара ярдәмләшеп яшәргә омтылу хисе – адәм баласының иманлылык билгесе, – дип ассызыклады ул.
Бәйгечеләр яттан сөйләү белән беррәттән, Коръән сүрәләрен Аллаһы Тәгалә иңдергән телдә, гарәп телендә укый белү сәләтен дә күрсәтте.
5-6 яшьлекләр төркемендә 3 кыз бала, 6 ир бала катнашты. Алар барысы да бертавыштан җиңүчеләр дип табылды.
7-11 яшьлекләр төркемендә гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 1-4нче сыйныфларында укучы 20 кыз бала, 16 ир бала катнашты. Алар арасыннан Сәйдә Дәүләтова (9 яшь, Дүртөйле шәһәре) һәм Илназ Мирһаҗетдинов (9 яшь, Дүртөйле районының Өчбүлә авылы) җиңүчеләр исемен яулады.
12-14 яшьлекләр төркемендәге 12 кыз бала, 13 ир бала арасыннан беренче урынга Илеш районыннан килгән Галия Камилҗанова һәм Ислам Баһманов лаек булдылар.
15-17 яшьлекләр төркемендә гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 9-11нче сыйныфларында укучы 3 кыз бала, 6 ир бала арасыннан Альвина Сабирова һәм Эльдар Нурисламов (Дүртөйле районының Исмаел авылы) иң югары бәя алдылар.
Бәйгедә катнашучы һәр балага кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Аннары бәйгечеләр дә, аны күрергә килүчеләр дә чәй табынына чакырылды.
Табыннан соң футбол уены оештырылды.
Чараның иганәчеләре – халык үзе, ягъни барлык чыгымнар да мәчеткә кергән садака исәбеннән тотылды.
Бу көнне Дүртөйле районы “Мирас” җәмигъ мәчете йөз кешене кабул итте.

Вилия Сәетова,
Светлана Васикова.
Дүртөйле шәһәре.

Светлана Васикова фотосы.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: