+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
24 июнь , 22:50

Баш мөфти ватандашларны экстремистлыкка каршы берләшергә чакырды

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин барыбызны да экстремистлыкка һәм халыкара террорчылыкка каршы көрәштә көчләрне берләштерергә чакырды.

Баш мөфти ватандашларны экстремистлыкка каршы берләшергә чакырды
Баш мөфти ватандашларны экстремистлыкка каршы берләшергә чакырды

Бу хакта Үзәк диния нәзарәтенең Мөселманнар идарәсе сайтында язылган. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, экстремистларның төп максаты – Русия Федерациясендә милләтләр һәм диннәр арасында конфликт китереп чыгару.

"Шатлык һәм кайгы уртаклашып, илбасарлар һөҗүмнәреннән саклап, ата-бабаларыбыз безнең өчен бөек Ватаныбызны саклап калды. Безгә тынычлык һәм татулыкта Ватаныбызны сөяргә һәм сакларга, һәм Аллаһыга рәхмәтле булырга, аны данларга һәм Аллаһы кушканча яшәргә васыять иттеләр. Бердәм һәм уртак Ватаныбыз - бөек Русия, һәм ул безнең барыбыз өчен дә изге. Гасырлар дәвамында Аллаһы Тәгалә безне берләштерде, ике йөзгә якын халык вәкилләре һәм Ватаныбыздагы традицион конфессияләр тарафдарлары без", - дип билгеләп үтелә документта.

Фото: ria.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: