+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
26 июнь , 14:00

“Суфия” мәчете кунаклар кабул итте!

Уфа районының Булгаково авылында тагын бер Аллаһ йорты тантаналы шартларда ишекләрен ачты.

“Суфия” мәчете кунаклар кабул итте!
“Суфия” мәчете кунаклар кабул итте!
Манараларында ярымай балкыган, мәчете булган авылларның үзенә күрә бер яме була. Ә Булгаково авылында хәзер өч мәчет халыкка хезмәт итәчәк. Әлеге мәчетне төзүне һәм төзелеш буенча күпчелек чыгымнарны үз өстенә шушы авылда яшәүче Ринат Гыйззәтуллин алды. Бу изге эшне ул туганнары, дуслары, авылдашлары һәм бихисап изге күңелле кешеләр ярдәме белән башкарып чыкты.

Ринат Тимербай улы билгеләвенчә, мондый уй-ният белән ул күптән янып йөри, туганнары арасында да мәчет төзетүчеләр бар. Бу эш ун еллап элек башлана, җир биләмәсе алып, рәсмиләштерү өчен дә байтак вакыт кирәк була. Кызганычка каршы, булачак мәчетнең нигезен салганнан соң, ковид белән бәйле пандемия башлангач, эшләр өч елга туктала. Ике ел элек биредә корбан чалып, стенасының беренче кирпечләрен салдылар һәм шушы вакыт эчендә барлык көчләрне юнәлтеп, мәчетне сафка керттеләр. Әлбәттә, киләчәктә дә биредә эшләр дәвам итәчәк: биләмә төзекләндереләчәк, ә күршедә генә мәдрәсә, балалар мәйданчыгы, хәләл кибет төзү планлаштырыла.
Шуны да әйтергә кирәк, төзелеш барган чорда да биредә имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимов тарафыннан җомга намазлары, дини бәйрәмнәр үткәрелеп килде. Болар өчен ихатада корылмалар төзеп, тиешле шартларны булдырдылар.
Бу көнне Ринат Тимербай улының әнисенең исеме бирелгән “Суфия” мәчете” тантаналы шартларда һәм күпсанлы кунаклар катнашлыгында үз ишекләрен ачты.
Булгаково халкының шатлыгын уртаклашырга Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Уфа районы хакимияте башлыгы Николай Ельников, Булгаково авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Владимир Метелев, Уфа шәһәре имам-хатыйблары, республика районнарының мөхтәсибәт җитәкчеләре, шулай ук күрше төбәкләрдәге дин әһелләре, әлеге мәчетне салуга үз өлешен кертүчеләр килде.
Күркәм йола буенча тантаналы чара Коръән сурәләре укудан башланды. Мондый зур дәрәҗә әлегә үзе кечкенә булса да, Коръән сурәләрен су кебек эчкән Кырмыскалы районының Илтирәк авылыннан Динислам Әүхәдиевка бирелде.
Район башлыгы Николай Ельников бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, мәчетнең нурлы, бирегә килеп, җанына тынычлык табучыларның күп булуын теләде. Күптән түгел генә Николай Павлович махсус хәрби операция зонасында булып кайтуын һәм анда да окоплар янында яугирләр үзләренә кечкенә мәчет һәм чиркәү коруларын билгеләде. Бу аларның рухын ныгыта, көч өсти. Ир-егетләребез туган якларына кайткач та, иман йортлары аларны ачык ишекләре белән каршы алып, ярдәм күрсәтсен иде, дигән теләген җиткерде ул, чөнки сугыштан соң аларга тыныч тормышка җайлашып китәргә кирәк.
Шулай ук Николай Павлович әлеге изге эшкә зур өлеш кертүчеләргә Уфа районы хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Җыелган халыкны сәламләп, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин тантанада катнашучыларга нәсыйхәт сүзләрен ирештерде, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчетләрнең зур вазыйфа башкаруын билгеләде. Чыгышында бердәм булу, бердәмлекне ныгыту теләге кызыл җеп булып үтте. Бу уңайдан ул җәмәгать намазының фазыйләте хакында да әйтте: берүзең укыганга караганда, мәчеткә килеп, башкалар белән укуның савабы 27 тапкыр артык, дип ассызыклады ул. Бу кешеләрне берләштерү, бер-беребезгә шәфкатьле, ярдәмчел булу өчен мөһим. Шуңа мәчетне төзү генә җитми, аның сукмагын үлән басмавы һәм гыйбадәтханә ишекләре дин тотучылар өчен һәрвакыт ачык булуы мөһим, диде Баш мөфти. Ул тантаналы рәвештә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте байрагын яңа мәчеткә тапшырды, төзелештә актив катнашканнарны — Рәхмәт хатлары, ә мәчет төзетүче Ринат Гыйззәтуллинны “Әл-Игътисам” (“Бердәмлек”) медале белән бүләкләде.
– Бүген безнең авылда зур бәйрәм – “Суфия мәчете үз ишекләрен ачты. Аның төзелешендә бик күп кешеләр, шул исәптән авыл халкы, катнашты. Күп көч һәм тырышлык салынган эшнең нәтиҗәсе бик күркәм. Иң мөһиме – аның ишекләре һәрвакыт ачык булсын, – дип Владимир Метелев бер төркем активистларга Булгаково авылы биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чарада катнашучы мәртәбәле кунаклар яңа тормыш башлаучы мәчеткә изге теләкләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырды. Шагыйрә Дилә Булгакова да Булгаково авылындагы тантаналы чарада катнашуына шатлануын әйтте. Үзенең бәләкәй чакларында әни-әтиләренең, нәнәй-картәтиләренең качып кына намаз укуларын, дога кылуларын, зур түземлек белән ураза тотуларын яхшы хәтерли ул.
– Буыннан-буынга, күңелдән-күңелгә күчереп, иман чаткысын югалтмый саклап килгән ата-бабаларыбыз рухын шатландырып, яшәү кануныбыз булган изге китабыбыз Коръән Кәрим өйрәткәнчә дөрес яшәү рәвешенә юнәлеш алучылар сафы исә хәзер тагын да артты һәм арта, иң мөһиме – алар өчен барлык шартлар да бар, – дип ул Тәлгать Таҗетдингә яңа китабын бүләк итеп тапшырды.
Азан яңгыраганнан соң, мәчетне тантаналы шартларда ачу вакыты җитте. Яшел тасманы кисү хокукы әлеге мәчетне салдыручы Ринат Гыйззәтуллин, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Уфа районы хакимияте башлыгы Николай Ельниковка бирелде.
Җыелучылар хәерле ниятләр белән яңа мәчеткә узды. Өйлә намазын бу көнне Баш мөфти алып барды.
Кирпечтән төзелгән бер катлы мәчеттә якты, иркен, җылы һәм уңайлы. Мәчет үзенә 100дән артык кешене сыйдыра ала. Намаз залы, киләчәктә ул хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен бүленәчәк, уку классы, имам, мөгаллим өчен эш бүлмәсе, барлык уңайлыклар булдырылган тәһарәтханәләр бар. Соңгы айларда барлык көчне биләмәне төзекләндерүгә юнәлттеләр. Әйткәндәй, мәчетне сала башлаганчы ук анда төрле-төрле агачлар утыртылган иде.
Бу мәчет төзелешенең төрле этапларын күрергә, анда уздырылган бәйрәм чараларында берничә тапкыр катнашырга туры килде. Шуны әйтәсе килә: шушы авылда яшәүчеләр эшкә дә, ашка да гаиләләре белән йөри. Менә бу көнне дә шундый тантаналы, көтеп алган чарага олысы-кечесе җыелды. Ихатадагы махсус төзелгән урында зур табын корылды, җыелучыларның һәммәсе өстәл артына утырып, Гыйззәтуллиннар, аларның туганнары, күршеләре һәм “Зеленая роща” шифаханәсе пешекчеләре тарафыннан әзерләнгән сый-нигъмәтләр белән сыйланды. Дин әһелләре билгеләвенчә, кешеләрне җыеп сыйлау да бик күркәм һәм изге күренеш, чөнки табын кешеләрне якынайта, халыкны берләштерә.
Бу дөньяда нәрсәгә дә булса ирешү өчен, беренчедән, тырышлык, икенчедән, куйган максатларыңны дөрес күрә, шуларга таба бару юлларын дөрес билгели белергә кирәк. Ләкин бу да аз әле. Иң мөһиме – җаныңда иман, ниятләрең изге булырга тиеш. Бары тик шушы шартлар үтәлгәндә генә Аллаһ Тәгалә синең алдыңа юллар ача. Ринат Тимербай улына да бу сыйфатларның барысы да хас. Күңелендә үзенең тормышы, эшләре өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәт хисе белән яши ул. Шулай булмаса, мәчет салырга юл күрсәтелер, мөмкинлекләр бирелер, ярдәм итәр, булышырга әзер торучылар белән очрашу мөмкинлеге булыр идемени?! Нәтиҗәдә, авылның горурлыгы булырдай күркәм мәчет барлыкка килде.
Шуны да әйтергә кирәк: йөрәге мәчет белән бәйле булган кеше һәрчак Аллаһ Тәгаләнең яклавы астында. Мәчеткә йөрисеңме син, аңа ярдәм итәсеңме – әҗере чиксез булачак. Элек-электән, мәчет төзү савабын аңлаган кешеләр, төзелешкә ярдәм иткән. Изге гамәлләр кылу динебездә аерым урын алып тора, ә мәчет салу – иң олы, изге эшләрнең берсе. “Кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене Аллаһ Тәгалә җәннәтле итәр”, – дип әйтелә хәдистә. Гыйбадәтханә салдырган кешеләр халык арасында тирән ихтирамга, соклануга ия. Ринат Гыйззәтуллин һәм аның күпсанлы ярдәмчеләре дә шундый изге затлардан.
“Суфия” мәчете авылга ямь бирүдән тыш, иман чыганагы, изге башлангычларга өндәү, дини тәрбия бирү урыны булыр, кешеләрне дингә тартып, даими эшләп торыр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләребезне, телебезне саклауга да ярдәм итәр, дип ышанасы килә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Уфа районы.


“Суфия” мәчете кунаклар кабул итте!
“Суфия” мәчете кунаклар кабул итте!
“Суфия” мәчете кунаклар кабул итте!
“Суфия” мәчете кунаклар кабул итте!
“Суфия” мәчете кунаклар кабул итте!
“Суфия” мәчете кунаклар кабул итте!
“Суфия” мәчете кунаклар кабул итте!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: