Игътибар иткәнегез бармы, кайчакта кеше күпмедер вакыт бик җитди мәсьәләләрен хәл итә алмыйча йөри. Нәрсә генә эшләп караса да, чыгу юлы күренми, нәтиҗәсе булмый.
Әмма беркөнне ул ихластан берәр кешегә ярдәм итә, аның мәшәкатьләрен хәл итүдә үз өлешен кертә һәм шул гамәле белән үзенә дә ярдәм иткәнен аңлый. Аның кайчаннан борчылып, чишә алмаган мәсьәләләре хәл ителә.
“Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр”, —дигән гыйбарә дә шушы очракка карый, әлбәттә.
Көннәрегез бәрәкәтле, игелек белән тулы булсын!” – дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”
Фото: Фәнүз Хәбибуллин