Бу дөньяда яшәү — ул бер сәяхәт. Сәяхәт итүче үзе белән никадәр күп әйбер алса, аңа хәрәкәтләнү өчен уңайсыз була. Ул иркен сулап, рәхәтләнеп йөрсен өчен әйберләренең җиңелчә һәм җитәрлек кенә булуы шарт. Ә без еш кына бик күпне телибез, теләгебез үтәлгән саен, нәфсебез тагын да арта төшә, һәм тынычлыгыбызны югалтабыз, азапланабыз, алдашабыз, урлашабыз, җинаять юлына басабыз, кешегә бирелгән гүзәл сыйфатларны да югалтып бетерәбез. Хәтта үзебезнең иң якыннарыбыз булган әти-әниебез, туганнарыбыз белән дошманлашабыз һәм араларны өзәбез. Иң кызганычы — барча нәрсәне юктан бар иткән һәм ике дөньяның хуҗасы булган Аллаһ Раббыбызны дә онытып җибәрәбез, иманыбызны байлыкка алыштырабыз.
Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримдә («Ибраһим» сүрәсе, 7нче аять): «Минем биргән нигъмәтләремә шөкрана кылучыларга Мин нигъмәтләремне арттырып бирермен, көфранә кылучыларга, зарланучыларга газабым каты булыр», — диде.
Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм Ахирәттә бәхетле булыйк, дисәк, иң элек барына канәгать булырга һәм шөкрана кылырга кирәк. Күзләребез күрә, колаклар ишетә, ис сизәбез, тәм тоябыз, йөрибез, кулларыбыз белән төрле эшләр эшли алабыз, бәхет түгелмени? Матур-матур йортлар төзеп, матур келәмнәр, җиһазлар алабыз. Аларны күзебез күрмәсә, бу гүзәллектән безгә рәхәтлек булыр идеме? Кош сайрауларын, чишмә челтерәвен, яңгыр шыбырдавын тыңларга яратабыз. Әгәр ишетмәсәк, болар безгә шатлык китерер идеме? Матурдан-матур киемнәр алып, кешеләр янында мактанып йөрергә яратабыз. Аякларыбыз йөрмәсә, өйдә утырсак, кирәк булыр идеме икән безгә кыйммәтле туннар? Сау-сәламәт булуыбыз зур бәхет икән, ә без шуңа шөкрана кылабызмы? Канәгатьме?” – дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”
Фото: pixabay.com