+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
5 июль , 09:55

Сәлам бирүгә салкын карамыйк!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кыямәт көне алдыннан үзара таныш булган кешеләр генә сәламләшә торган булыр”, – дигән (имам Әхмәд).

Сәлам бирүгә салкын карамыйк!
Сәлам бирүгә салкын карамыйк!
Мөселманнар шулай сәлам бирә: “Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү”. (“Сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!”) Сәламне кайтарганда исә мөселманнар “Вәгаләйкүм сәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү”, ди. Ягъни “Сиңа да Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!” - дип җавап кайтара.

"Сәлам бирү-кайтару нинди гамәл?
Шуны да белеп тору мөһим: сәлам бирү сөннәт гамәл булса, аңа җавап кайтару - фарыз гамәл. Сәламгә җавап бирмәү, яки махсус рәвештә аны кичектерү гөнаһлы гамәл булып тора.

Сәлам ничек әйтелә?
Сәламне кеше ишетерлек һәм ачык итеп әйтү кирәк.

Әгәр берәү кешеләр төркеменә сәлам биреп, бу төркемнән бәләгатькә ирешкән бер кеше сәламгә җавап кайтарса, сәлам кайтару вазыйфасы аларның барысының да өстеннән төшә. Әгәр инде беркем дә сәламгә җавап кайтармаса, ул җаваплылык алар өстендә кала.

Кем беренче булып сәлам бирергә тиеш?
Тәртип, әдәп буенча:
яшьрәк кеше өлкән кешегә,
атка атланган кеше җәяү баручыга,
басып торучы утырып торучы кешегә,
аз булган кешеләр төркеме зуррак төркемгә сәлам бирү киңәш ителә.

Хәтта шәригать буенча тәкъдим ителгән бу тәртип бозылса да, сәлам бирелгән очракта әлеге сөннәт гамәл үтәлә һәм сәламгә җавап кайтару тиешле була.

Һәркемгә дә бәрәкәтле көннәр телим! Сәлам бирү дигән күркәм гадәтне онытмыйк. Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!” – дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: