+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
8 июль , 11:05

Яңа 1446 ел белән!

6 июльдә кояш баю белән Мөхәррәм ае беренче көне керде, ә бу исә мөселман календарендә чираттагы ел башлана дигән сүз. Димәк, без һиҗри исәп буенча 1446 елга аяк бастык. Нәрсә соң ул һиҗри исәп?

Яңа 1446 ел белән!
Яңа 1446 ел белән!
Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтә: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.


Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм 13 ел дәвамында Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакырды, әмма иманга килүчеләрнең саны аз иде. Аны рәнҗеттеләр, төрле авыр сүзләр әйттеләр, хәтта үтерергә теләделәр. Аллаһның әмере буенча, 622 елда Расүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең якын сәхабәсе Әбү Бәкер (Аллаһ аннан разый булса иде) белән Мәдинәгә һиҗрәт кылдылар, күчтеләр. Нурлы Мәдинәгә башка сәхабәләр дә күчтеләр.

Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинә-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры, бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗрәт, без мөселманнарга гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә. Һиҗрәт – Раббыбызның олы нигъмәте. Шул вакыйгадан башлап, мөселманнар һиҗри ел хисабын куллана башлыйлар.

Фото: t.me/kamil_hazrat

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: