+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
15 июль , 13:35

Гашүрә көнен ничек үткәрергә?

Мөбәрак Мөхәррәм аеның иң кадерле көне булып Гашүрә көне тора. Ул бүген, 15 июльдә, кояш баегач керә.

Гашүрә көнен ничек үткәрергә?
Гашүрә көнен ничек үткәрергә?


“Гашүрә көне дөнья яралтылу тарихында һәм пәйгамбәрләр тормышында мөһим вакыйгалар белән истәлекле. Мисал өчен, Мөхәррәм аеның унынчы көнендә сөекле рәсүлләребезгә җиңү һәм котылу бирелә. Бу көндә Аллаһ Раббыбыз Ибраһим галәйһисәламне уттан коткара, Юныс галәйһисәламне – дәү балыктан, Муса галәйһисәламне – фиргавен һәм аның гаскәреннән, Ягъкуб галәйһисәламгә исә Ул күрү сәләтен кайтара, Әюп галәйһисәламгә дә авырудан шифа бирә һәм башкалар.

Гашүрә көне уңаеннан мөселманнар ураза тота. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: “Гашүрә көнендәге ураза узган елның гөнаһларын гафу кылыр, дип өметләнәм” (“Сахих Мөслим”, №1162).

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Аллаһ риазылыгы өчен ураза тоту сөннәт гамәл һәм Гашүрә көнендә иң хәерле гыйбадәт булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм аны Гашүрәдән бер көн алдан һәм бер көн арттан тотарга чакырган. Раббыбыз безгә дин юлында күркәм гамәлләр кылырга көч һәм мөмкинлекләр бирсен иде!” – дип яза мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: