+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
16 июль , 14:05

Бу доганы көн дә кылыгыз

“И, Раббым, әлхәмдүлиллаһ, дип, Сиңа рәхмәтләремне әйтәм, бу караңгы төннәремне дә исән-имин уздырырга насыйп иттең! Инде бу якты көннәремә дә бер Сиңа гына тәвәккәллек кылып, бер Синең генә рәхим-шәфкатьләреңә өметләнеп, бер Синең генә риза-бәхиллегеңне алу өчен керәм!

Бу доганы көн дә кылыгыз
Бу доганы көн дә кылыгыз

И, Раббым, бу якты көннәремне хәере белән уздырырга насыйп ит! Бу якты көннәремне һәм калган гомеремне Синең яраткан колың булып, җәннәтләреңә керерлек изгелекләр эшләп, дөрес һәм даими, кабул булырлык гыйбадәтләр кылып, ныклы иман белән, тыныч күңел белән, сау-сәламәт уздырырга насыйп ит!

И, газиз Раббым Аллаһ! Бу якты көннәремне һәм калган гомерләремне саваплы гамәлләр кылып, файдалы хезмәтләр белән, хәерле хәләл ризыклар һәм бәрәкәтләр белән уздырырга насыйп ит!

Каты чир-зәхмәтләрдән сакла, тилмереп кеше кулларына калудан сакла, яман чирләрдән, яман сүзләрдән, яман телләрдән, яман күзләрдән сакла! Ким-хур булып, кеше аяк асларына төшүдән, начар яктан кеше телләренә керүдән сакла!

И, Раббым, каты фәкыйрьлекләрдән сакла, ачлыктан-ялангачлыктан сакла, яну-пешүләрдән, туңу-өшүләрдән сакла!

И, Раббым Аллаһ, гаиләмә иминлек бир, балаларыма бәхет-тәүфыйкъ бир, туганнарым белән татулыкта яшәргә насыйп ит! Үземне, гаиләмне, балаларымны, нәселемне явыз бәндәләрнең явыз ният-гамәлләреннән, зыян-зәхмәтләреннән мәкер-золымнарыннан сакла!

Көтелмәгән кайгы-хәсрәтләрдән, кинәт килгән бәла-казалардан сакла!

И, Раббым, балаларымның кайгы-хәсрәтләрен күрсәтмә, балаларымны хәрамнан сакла, аларны кабер газапларыннан, җәһәннәм утларыннан сакла!

И, Раббым, үземнән соң хәерле дәвамчылар һәм догачылар калдырырга насыйп ит!

И, Раббым, кайларга гына барсам да, мине яхшы кешеләр, ярдәмчел бәндәләр, тәүхид ияләре белән тоташтыр, явызлардан, адәми шайтаннардан, кяферләрдән, монафыйкъ-мөшрикләрдән, көнчеләрдән, караклардан, әхлаксызлардан сакла! Бу дөньяда да, ахирәт көнендә дә мине тәүхид ияләре белән бергә куй! Динемә ширек һәм бидегать кертүдән сакла!

Риядан сакла, холкымдагы начар сыйфатлардан арынырга ярдәм ит, күркәм холык бир, нәрсә генә булса да, сабырлыклар бир! Нурлы йөз, туры тел, йомшак күңел, хәерле гомер, ныклы иман бир! Синең рәхмәтләреңә тагы да якынаерлык саваплы гамәлләр кылырга насыйп ит, и, Раббым Аллаһ, ике дөньяның да һидәятен насыйп ит”, - дип яза “Ислам нуры”.

Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: