+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Иман
18 Июля 2024, 04:25

Фәкыйрьлек килмәсен, дисәк...

Фәкыйрьлек килмәсен өчен нинди дога укырга?

Фәкыйрьлек килмәсен, дисәк...Фәкыйрьлек килмәсен, дисәк...
Фәкыйрьлек килмәсен, дисәк...
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтергә кушкан әлеге зикер сүзләренә игътибар бирик әле:
Укылышы: “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” (“з” хәрефе сакау итеп укыла). Мәгънәсе: “Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр”.

Гасад бине Вәда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Берәү көненә 100 тапкыр “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс”, – дигән сүзләрен риваять иткән (Ибне Әби Әд-Дүнья).

“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләренең фазыйләтләре:

1. Бу сүзләр нигъмәтләрне саклый.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһыдан нигъмәтләр бирелүче аларны сакларга теләсә, күп тапкырлар “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм”, дип әйтсен”, – дигән (имам Әт-Табәрани).

2. 99 авырудан шифа булып тора.
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Берәү “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләрен әйтсә, 99 авырудан, шуларның иң кечкенәсе булган борчу һәм тынычсызлыктан шифа табар”, – дигән сүзләрен тапшырган (имам Әт-Табәрани, Хәким).

3. “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” – җәннәт ишекләре.
Сәхабә Могаз бине Җәбәл радыяллаһу ганһедән тапшырыла. Расүлебез Мөхәммәд аннан: “Сиңа җәннәтнең ишекләрен күрсәтергәме?” – дип сораган. Ул: “Нинди ишекләр ул, йә Расүлуллаһ”, – дигән. Пәйгамбәребез: “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләре”, – дигән (имам Әт-Табәрани).

Зикер, дога сүзләре телебездән төшмәсен иде, алар ике дөнья бәхет-сәгадәтебез өчен дә мөһим булып тора.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас