+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
19 июль , 11:40

Бәрәкәт булсын өчен киңәшләр

“Бәрәкәт – Аллаһның рәхмәте килеп, аз гына нәрсәләрнең дә артып, күбәеп ирешүе ул. Бәрәкәт булса, аз гына акча да, вакыт та җитешле була. Бу хакта Пәйгамбәрез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәбәр иткән.

Бәрәкәт булсын өчен киңәшләр
Бәрәкәт булсын өчен киңәшләр

Бәрәкәт булсын өчен кайбер киңәшләр:
1. Һәр эшне "Бисмилләһ" сүзләрен әйтеп башлау.
2. Коръән уку.
3. Ризыкны гаилә белән бер табын артында утырып ашау.
4. Ризыкны калдырмыйча ашап бетерү.
5. Йокыдан иртә уяну.
6. Һәр эшебездән соң, гомумән, һәр көнне, Аллаһыга шөкер сүзләрен әйтү.
7. Хәер, сәдака бирергә тырышу.
8. Туганнар белән элемтәне саклау.


Бу исемлекне тагы да дәвам итеп булыр иде, әлбәттә. Әлегә шуларны "көн кадагына" беркетеп, тормышыбызга кертеп җибәрсәк, һичшиксез, үзебез дә һәр көннең, эшнең, сәгатьнең, гомумән тормышыбызның бәрәкәтен күрербез!” – дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: