+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
23 июль , 10:10

Вакытында гафу үтеник!

Һәр кеше дә үзенең яшәү дәверендә күпмедер гөнаһ кыла. Ялгыш кына кешенең хәтерен калдырулар, үпкәләтүләр, рәнҗү-каргышлар алырга да мөмкин.

Вакытында гафу үтеник!
Вакытында гафу үтеник!


Иң куркынычы – рәнҗеш. Кешегә рәнҗү бигрәк тә. Синең әйткән һәр сүзең, күпмедер вакыттан соң, үзеңә әйләнеп кайта. Яхшы икән – яхшылык булып, яман икән – начарлык булып.

Кылган гөнаһларга тәүбә итү кирәк. Авыр уйлар, начар сүзләрең өчен үкенүне күңелеңдә йөртү соңрак чиргә әйләнергә мөмкин. Ә бу кирәкме? Урамдамы, башка җирдәме, каршыңа синең дошманың, күңелең яратмаган кеше очрый икән, эчеңнән генә булса да: “Мин сиңа бәхет телим”, дип узып кит. Әлеге дошманың дустыңа әверелергә мөмкин. Сынап карагыз әле.

Иң рәхәт тормышта яшәүчеләр кемнәр? Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләне көн саен искә алып, шөкер кылып яшәүчеләр. Безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез бер таңнан икенчесенә кадәр эшләгәннәр, тормышлары авыр булган, хәерчелектә яшәгәннәр. Хаҗга бармасалар да, гөнаһ та кылмаганнар. Без дә җирдә яшәгәндә изге гамәлләр кылып яшәргә тырышыйк. Кешеләрне рәнҗетмик, сөйләгән сүзләребезне, уйлап әйтик, “Турысын әйтәм”, дип, кешенең иманлы йөзен кызартмыйк. Һәм инде кылган гөнаһларыбыз булса, вакытында гафу үтеник.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: