+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
30 июль 2024, 06:55

“Без аның кебек булырга омтылабыз”

Казанда күренекле якташыбыз, танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алдылар. 19 июльдә, танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) вафат булган көнне Казанда күренекле хәзрәтне искә алу чаралары үтте.

“Без аның кебек булырга омтылабыз”“Без аның кебек булырга омтылабыз”
“Без аның кебек булырга омтылабыз”
“Иртән бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәт Якуповның якын дуслары, фикердәшләре Казанның Самосыровода урнашкан мөселман зиратында аның кабере янына җыелып, Коръән укыды, дога кылды. Әлеге чараны оештыручыларның берсе – Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.

Кабере янына килеп Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул Вәлиулла хәзрәт калдырган мирас һәм аның тырышлыгы турында хатирәләрен яңартты: “Вәлиулла хәзрәт Якупов “Иман” нәшриятында меңнән артык китап бастырган. Тарихта аның кебек күп китап әзерләп бастыручы, бәлки, булмагандыр. Без аның кебек булырга омтылабыз, “Хозур” нәшриятында басылган китаплар саны хәзер 400гә җитте. Вәлиулла хәзрәткә ерак әле. Ул – безгә тырышлыгы белән үрнәк. 2012 елда без аның белән “Казан басмасы”н чыгарырга өлгердек. Вәлиулла хәзрәт Якупов – динебез, милләтебез өчен күп хезмәтләр куйды”, – дип ассызыклады мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дога кылу мәрасиме тәмамланганнан соң, Апанай мәдрәсәсендә Русиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында “Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары” дип исемләнгән темага “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Әлеге чарада дин әһелләре, остазлар, мөгаллимнәр, шул исәптән төрле иҗтимагый оешмалар һәм ЗАГС идарәсе вәкиле катнашты.

Сәламләүләрдән соң “түгәрәк өстәл” темасы буенча спикерлар чыгыш ясады. Көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләләр гаилә кыйммәтләрен һәм татар-мөселман традицияләрен саклау буенча проблемалар турында фикер алышу һәм хәл итү юлларын эзләүдән гыйбарәт булды. Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков Коръәннең аятьләре, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам хәдисләренә таянып ир вә хатынның бурычлары, гаилә кору һәм аны саклау мөһимлеге турында сөйләп үтте. Ул Ислам тематикасы белән бәйле Гаилә кору мәркәзе булдыру кирәклеген ассызыклады, гаилә кору, гаиләнең фазыйләтләре, ир хакы, хатын хакы, әти-әни белән мөнәсәбәт һәм башка темалар буенча видеороликлар төшерү зарурлыгын искәртте.

Алга таба мөгаллимнәр һәм абыстайлар, яучылар, үз эшчәнлек тәҗрибәләреннән чыгып, хәләл җефет сайлау, ир белән хатынның хокукы һәм бурычлары, бала тәрбияләү, мөнәсәбәтләрне яхшырту кебек сораулар буенча фикер алышуда катнашты.

“Түгәрәк өстәл” утырышы кысаларында, шулай ук, Хәнәфи мәзһәбенең танылган галиме Әбү Хәфс ән-Нәсәфинең “Иман” нәшриятында татар телендә дөнья күргән “Гакыйдә ән-Нәсәфия” китабы тәкъдим ителде, Апанай мәдрәсәсендә Коръән курсларында белем алган ир-атларга сертификатлар тапшырылды”, – дип хәбәр итә dumrt.ru сайты.

Танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла Мәхмүт улы Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында туган. Беренче сыйныфта Дмитриевкада укый. Соңыннан Бөре шәһәренең 4нче мәктәбендә укуын дәвам итә һәм аны 1981 елда тәмамлый.

Шул ук елда С. Киров исемендәге Казан химия-технология институтына укырга керә, аны 1987 елда тәмамлый. Соңыннан институтта эшли, аспирантурада укый, КДУның тарих факультетының читтән торып уку бүлегенә укырга керә.

1990 елның 19 ноябрендә “Иман” Ислам мәдәнияте яшьләр мәркәзенең рәисе итеп сайлана. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1992 елның ноябрендә Казан шәһәре Апанай мәчетенең имам-хатыйбы итеп сайлана. 1993 елдан алып 1996 елның ноябренә кадәр “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсенең ректоры була.
 
1995 елның гыйнварында республика мөселманнары корылтаенда Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы итеп сайлана. 1995 елның мартыннан Гарәп-инглиз колледжы директоры булып тора.
 
1996 елның маенда Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе урынбасары итеп сайлана. 1997 елда “Таныш булыгыз: Ислам” телетапшыруының режиссеры була. 1997 елда Диния нәзарәте рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1998 елның февралендә Татарстан мөселманнарының берләштерү корылтаенда мөфтинең беренче урынбасары-вакыфлар рәисе итеп сайлана. Бу вазыйфага 2002 һәм 2006 ел корылтайларында кабаттан сайлана.

Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы. “Иман” нәшрияты директоры (анда 1000нән артык исемдә мөселман китаплары басылды), “Иман” һәм “Вера” гәзитләре, “Иман нуры” һәм “Мусульманский мир” журналлары, “Мөселман календаре” дини басмаларның шеф-мөхәррире. 30дан артык китап авторы. 2008 елдан Татарстанның Иҗтимагый Палатасы әгъзасы.

Вәлиулла хәзрәт Якупов 2012 елның 19 июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале һәлак булды. Вәлиулла хәзрәтнең фаҗигале үлеме Русиянең мөселман өммәте өчен зур югалту булды. Хәзрәтнең актив һәм күпкырлы эшчәнлеге Ислам динен тергезүдә, аны үстерүдә зур роль уйнады. Ул чорыбызның тирән белемле мәгърифәтчесе булды. Күп гасырлар дәвамында халкыбызның горурлыгы булган традицион Исламны яклады, танылган татар дин белгечләренең милли-дини мирасын җитди өйрәнде, аны бүгенге буынга җиткерде. Мәшһүр татар дин әһелләренең бай мирасы белән рухланып, аларның күркәм эшчәнлеген дәвам итте. Хәзрәт тормышка ашырган һәм башлангыч биргән изге эшләр санап бетергесез.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас