+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
2 август 2024, 05:05

Нәрсә соң ул тәкъвалык?

“Тәкъвалык – ул акылыбызга, күңелебезгә, тәнебезгә, барлык мәхлүкъларга зыян китерә торган гамәлләрдән, гөнаһлардан саклану, ерак булу дигәнне аңлата.

Нәрсә соң ул тәкъвалык?Нәрсә соң ул тәкъвалык?
Нәрсә соң ул тәкъвалык?

Берәү Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән тәкъвалыкның асылы турында сораган. Әбү Һөрәйра радыяллаһу ганһе аңа:

– Урамда бик күп чәнечкеле үсемлекләр бар. Син шул чәнечкеләр өстенә басып барачаксыңмы, әллә аларны әйләнеп узачаксыңмы? – дигән.
Әңгәмәдәше:
– Әйләнеп узачакмын, – дип җавап биргән.

Әбү Һөрайра:
– Менә шул әйләнеп узу тәкъвалык була да инде, гөнаһларны да шулай әйләнеп узарга кирәк, – дип әйткән.

Һәркемгә дә имин, бәрәкәтле көннәр теләп калам!” – дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: pixabay.com

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас