“Кеше никадәр ялган сөйләмәскә тырышса да, һәрбер ишеткәнен башкаларга сөйләп йөрсә, ялган сөйләми калмас. Ялганчы булмас өчен, һәр ишеткәнне дә сөйләмәскә вә язмаска, сүзләрнең тышкы гүзәллекләренә алданмаска тиешле.
Мөхәммәд Садыйк әфәнде язган: “Һәр сүзнең гүзәллегенә карама, тикшер, хакыйкатен эзлә. Булыр кайбер ялганнар, тышкы ягы хакыйкатенең киресе була”. (Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль кәлим шәрехе”. 185нче хәдис. 1916).
Йә, Раббым, күңелләребезне икейөзлелектән, кылган эшләребезне риядан, телләребезне ялганнан сакла.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин