Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ни үкенеч шул кешегә, кешеләрне көлдерү өчен сөйли вә алдый, хәсрәт аңа, хәсрәт аңа!” – дигән.
“Кешеләрне көлдерү өчен сүз сөйләү, әгәр дә саклык белән булмаса вә аның өстенә алдау – һәр икесе түбәнлек булып, үз дәрәҗәсен саклаучы кешеләргә кирәксез нәрсәләрдер. Шуның өчен Рәсүлүллаһ боларны мактамый вә үзенә өммәт булган кешеләрнең андый сыйфатларда булуын һич хупламый.
Алдау, кеше көлдерү өчен булмаган сурәттә дә хәрам эш иде. Бу турыда хәдисләр булды. Инде кешеләрне көлдерү өчен булганда аның гөнаһы янә дә артык булачагы үзеннән-үзе мәгълүм. Хәрам булган нәрсәләрне тыңлау да, сөйләү дә хәрам булганлыктан, ялган сүзләрне тыңлап утыручылар сөйләүчеләр белән бер хөкемдә булырлар.
Кеше көлдерүдән башка бер дөрес нияте булмаган вакытта мәгълүм вә билгеле кешеләрдән матбугат аркылы көлү вә көлдерү өчен рәсемнәрен кую да бу хәдис куркытуы астына беренче булып керәләр” (Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрех”. 334нче хәдис. 1916).
Йә, Раббым, ялганның барлык төрләреннән дә безне сакла.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин