+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
3 сентябрь 2024, 04:55

“Аллаһ теләсә”, дип әйтергә онытмыйбызмы?

“Гадәттә, алдыбызга берәр максат куйсак, үзебезнең гыйлемебезгә, тәҗрибәбезгә таянып, “Мин моны бернәрсәгә дә карамыйча эшлим, максатыма ирешәм!” дип уйлыйбыз. Әйе, максатка омтылу, планнар корып, шул юлдан тайпылмыйча бару – бик яхшы сыйфат. Әмма бер нәрсәне онытмаска кирәк: никадәр генә тырыш, үҗәт булсаң да, нәтиҗә, барыбер, Аллаһтан. Ул теләсә генә без морад-максатларыбызга ирешәчәкбез.

“Аллаһ теләсә”, дип әйтергә онытмыйбызмы?“Аллаһ теләсә”, дип әйтергә онытмыйбызмы?
“Аллаһ теләсә”, дип әйтергә онытмыйбызмы?
Раббыбыз Коръәндә әйтә бит: “Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: «Мин иртәгә бу эшне эшләрмен», — димә. «Мәгәр Аллаһ теләсә эшләрмен» (ин шәә Аллаһ), — дип әйт! Әмма моны оныткан чагыңда Раббыңны исеңә төшер һәм: “Бәлки, Раббым мине моннан да якынрак булган бер юлга ирештерер”, - дип әйт “Кәһаф” сүрәсе, 23-24нче аятьләр)”.

Шуңа күрә берәр гамәлгә тотыныр алдыннан “Аллаһ теләсә” дип әйтергә онытмыйк. Тормыштан бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Күп кенә сәүдәгәрләр, “тәҗрибәм зур, акчам җитәрлек, мин булдырам”, дип, зур эшләр башлап җибәрә дә, ахыр чиктә, банкротлыкка чыгып, бернәрсәсез кала. Ахырдан, “Аллаһ бирсә, Аллаһы теләсә, дип Аллаһтан ярдәм сорамыйча, үземә генә таянып эш башлаган идем, килеп чыкмады шул”, дип үкенә башлый.

Кайберәүләр эшкә урнаша да, иртәдән кичкә кадәр тырышып эшли. “Эшем дә, хуҗам да бик әйбәт, яхшы хезмәт хакы алачакмын”, – дип мактанып йөри. Әмма “Аллаһ теләсә” дип әйтергә оныта шул, һаман шул сәбәпләргә таяна, нәтиҗәнең Раббыбыздан булуын онытып җибәрә. Ахырдан исә хезмәт хакын тиешенчә түләмәүләре, яртысын кисүләре яисә хуҗаларын алмаштырып, эш хакын да киметүләре ачыклана. Әнә шундый сәбәпләр белән рәнҗетелгәннән соң, күктән җиргә төшкәч кенә, барлык нәрсәнең дә Аллаһтан икәнен, күпме генә сәбәп кылса да, үзеннән берни дә тормаганлыгын аңлый башлый.

Тәкәбберләнеп, үзебезгә генә таянмыйча, Аллаһка гына тәвәккәлләп, Аннан гына ярдәм сорап, Раббыбыздан гына хәерле нәтиҗә өмет итеп тотыныйк эшкә, шул вакытта гына Аллаһ уңай нәтиҗәсен бирер, ин шәә Аллаһ. Озын сүзнең кыскасы: Аллаһы теләсә, дип әйтергә онытмыйк!

“Берәү Аллаһка гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһ дөньяда һәм әхирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар, һәм ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр. Бер кеше үзе вә барча эшен Аллаһка тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер. Тәхкыйк, Аллаһ – Үзенең эшләрен җиренә җиткерүче" (“Талак” сүрәсе, 2-3нче аятьләр)”, - дип яза Раил хәзрәт Фәйзрахманов.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас