Дәһшәтле Кыямәт көнендә һәр җан иясе бары үзе өчен генә ут йотканда, һәркем коты алынып тиренә батканда, өмет тулы күзләр үкенеч хисләре белән тулганда, беркаян да ярдәм һәм юл күрсәтүче күренмәгәндә бары бер җан иясе: “Өммәтем, өммәтем”, – дип өзелеп безне уйлар, безнең гафләттә үткәргән көннәребез, хата-кимчелекләребез, гөнаһларыбызның гафу ителүе өчен Яратучыга ялварыр... Ул кеше – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм.
14-15 сентябрь — Мәүлид кичәсе (Мәүлид Ән-Нәби), рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көне. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көн.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне булу сәбәпле бездә, татар, башкорт халкында да ул бик зурлап бер ай давамында бәйрәм ителә, ай буена мәчет-мәдрәсәләребездә вәгазь сөйләнелә, олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла, Коръән укыйлар, Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр.
Фото: t.me/dumrt_tatar