+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
10 сентябрь , 10:05

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормыш юлын беләсезме?

Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм – Аллаһы Тәгаләнең ахыргы илчесе, барча галәмнәргә Аллаһның рәхмәте буларак җибәрелгән олуг пәйгамбәр. Аның аркылы Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзенең ахыргы изге китабын – Коръәнне иңдергән, дөнья беткәнчегә кадәр гамәлдә булырга тиешле шәригатьне, ягъни барлык заманнар һәм барлык халыклар өчен билгеләнгән яшәү кагыйдәләрен җиткергән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм бөтен кешелеккә бу дөньяда һәм ахирәттә ничек бәхетле булырга өйрәткән, Җәннәткә илтүче юлны күрсәтеп, шуңа ирешү ысулларын аңлаткан, гыйбадәт кылып, Аллаһ кушканнарны үтәп, үзенең тормышы белән кешеләргә күркәм һәм лаеклы үрнәк булган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормыш юлын беләсезме?
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормыш юлын беләсезме?

"Шушы мөбарәк Мәүлид аенда мөселманнар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм белән бәйле төрле гыйбрәтле хәлләрне, вакыйгаларны вәгазьләрдә, мәүлид ашларында сөйләргә тырыша. Бу язмада Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм турында кыскача биографик мәгълүмат бирелер.

Туу вакыты һәм урыны: 570 елда, Рабигуль-әүвәл аеның 12сендә, дүшәмбе көнне Гарәпстандагы Мәккә шәһәрендә.

Атасы Габдуллаһ Мөхәммәд (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) туганчы ике ай алдан вафат була.

Әнисе – Әминә (ул улына 6 яшь булганда бакыйлыкка күчә).
4 яшенә кадәр Мөхәммәд (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) шул вакытта яшәүче гарәпләрнең йоласы буенча, далада, сөт анасында тәрбияләнә (сөт анасының исеме – Хәлимә).

4 яшьтән 6 яшенә кадәр әнисе Әминә тәрбияли.

6 яшендә әнисе вафат була һәм тәрбиягә аны бабасы Габделмотталиб ала.

Мөхәммәдкә (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) 8 яшь булганда аның бабасы вафат була һәм ул атасының абыйсы Әбү Талиб гаиләсенә күчә. Анда 25 яшенә кадәр яши.

25 яшендә Хәдичә исемле бай тол хатынга өйләнә. Хәдичә (радыйәллаһү гәнһә) аннан 15 яшькә олырак була. Аның белән 25 ел бергә торалар. Аларның 6 балалары була: 2 малай һәм 4 кыз (уллары сабый чакта ук вафат була).

40 яшендә (610 елда) Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Аллаһ кушуы буенча пәйгамбәрлек вазыйфасын башкара башлый.

Мөхәммәд (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) пәйгамбәрлек вазыйфасын кабул иткәннән соң, 13 ел Мәккә шәһәрендә тора һәм беренче 3 ел дәвамында яшерен дәгъват кыла (Исламга чакыра), аннары 10 ел ачыктан-ачык Ислам диненә өнди (Мәккә: 3+10=13).

Соңыннан һиҗрәт кыла, ягъни Мәдинә шәһәренә күчә һәм шунда 10 ел (гомере азагына кадәр) яши. 63 яшендә вафат була.

Мөхәммәд Пәйгамбәр (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) сөннәтен таныган һәм аңа ияргән кеше бик күп әҗер-савапка ия була, бу дөньяда уңышка ирешә, Кыямәт көнендә исә аның шәфәгатенә лаек булып, ярлыкана (гөнаһлары гафу ителә).

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең исемен телдә яки язуда искә алганнан соң, түбәндәге сәламләү сүзләрен өстәп әйтергә кирәк: “гәләйһис-сәләм” (Аңа Аллаһның сәламе булсын) яки тулырак итеп “салләллаһү галәйһи вә сәлләм” (аңа Аллаһның бәрәкәте һәм сәләме булсын). Әлеге сәламләү сүзләре белән мөселманнар барча галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән, кешеләргә бәхет-сәгадәт юлын күрсәткән шәхескә – Аллаһның ахыргы пәйгамбәренә ихтирамын белдерә”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: vk.com/rishathazrat

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: