+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 сентябрь , 09:30

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ничек сөйләшкән?

Мәүлид аенда Җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хакында күбрәк белергә, белгән мәгълүматларны хәтердә яңартырга тырышыйк әле.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ничек сөйләшкән?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ничек сөйләшкән?

“Расүлуллаһның күркәм әхлагы сөйләшү рәвешендә дә күренә торган булган. Сира галимнәре хәбәр итүенчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм матур сөйләшүче һәм иң үткен зиһенле кеше булды.

Әгәр дә ул сөйләшсә, ашыкмыйча, аңлаешлы сүзләр кулланып сөйләде. Шуңа күрә тыңлаучы аның әйткән сүзләрен бик җиңел истә калдыра иде.

Гайшә радыяллаһу ганһе: “Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм сезнең кебек ашыгып сөйләшмәде. Ул янында утыручы кеше истә калдырырлык итеп, сүзләрне бер-берсеннән аерып сөйли иде”, – дип әйткән (Имам Әт-Тирмизи).

Һәркемгә дә бәрәкәтле көннәр телим! Көн дәвамында Расүлебезгә салават-шәрифләр әйтергә онытмыйк”, - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: