+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
20 сентябрь , 10:20

Ул саваплы юлга әйди

Рамил хәзрәт Сөләйманов кешеләрнең җанын дога белән дәвалый

Ул саваплы юлга әйди
Ул саваплы юлга әйди
ХХI гасыр башыннан илдә дин яңа үсеш баскычына чыгып, шул исәптән мөселман кардәшләрне күңел вә тән белән Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга – намазга бастырды.

Бу җәһәттән безнең Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында да иманга кайтучылар шактый гына. Хөрмәтле авылдашыбыз, Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе Риф Гыйльметдин улы Газизов төзеткән “Дирас” мәчете гыйбадәт кылучыларны һәрдаим ишекләрен киң ачып каршы ала. Озак еллар биредә җыелган халыкка җомга намазларын абруйлы дин әһеле Нур Хәмдетдин улы Яркеев укыды. Кызганычка, күрше Мәтәүбаш авылыннан килеп Коръән Кәримне тәгълим итүче хәзрәтебез өч ел элек көтмәгәндә арабыздан китеп барды.

– Моннан ары мәчет эшләмәсмени инде? – дип хафага калды авылыбыз мөселманнары. Шулай да, күпергә таянма, суга сөялмә, дисәләр дә, өмет баглаучыларга бәхет елмайды – шул ук Мәтәүбаш авылыннан имам-хатыйп Рамил Гаскәр улы Сөләйманов килеп җомга намазларын укый башлады. Хәрбиләрчә көр тавышлы, мәһабәт гәүдәле, ягымлы, җылы карашлы ул. Коръән сүрәләрен дә биш бармактай белә. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа улы Таҗетдин мөһерле таныклык тапшырып, аны Мәтәүбаш авылы мәчетенә имам-хатыйп итеп тәгаенләгән.

Рамил хәзрәт белән мин мәктәп елларыннан бирле таныш, чөнки без – бер елгылар һәм бер төбәк кешеләре. Ул 1949 елның 20 гыйнварында Мәтәүбаш авылында дөньяга килә. Әтисе Гаскәр Тимербай улы колхозда хисапчы булып эшләгән, әнисе Тәлига Минһаҗ кызы сөтчелек фермасында алдынгы терлекче була. Үсмер егет кече яшеннән кул арасына кереп, әти-әнисенә, күрше-күләнгә ярдәм кылып, хезмәттә чыныгып үсә. Урындагы Мәтәүбаш сигезьеллык мәктәбен уңышлы тәмамлагач, укуын безнең Тузлыкуш урта мәктәбендә дәвам итә.

Рамилнең спорт секцияләрендә актив катнашып, штанга күтәрү, ераклыкка диск ыргыту буенча призлы урыннар яулавын яхшы хәтерлим. Урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен аеруча яратты ул. Шигырьне сәнгатьле укырга дисәң, аңа гына куш. Шушы фәнне укыткан Башкортстанның атказанган укытучысы Ләлә Сәмигулла кызы Әхмәрованы аеруча бер җылылык белән искә ала ул:
– Мөгаллимә апабызның барчабызга бердәй ягымлы карашы, теманы җиренә җиткереп аңлата белүе, кешелеклелеге күңел түремә илаһи нур бөркеде, – ди.

1967 елда Уфа нефть техникумына укырга кереп, һөнәри белем алгач, егет башкалабызның синтетик спирт заводына эшкә урнашып, дистә еллар буе автоматик линияләр операторы вазыйфасын намуслы башкара, җитәкчелекнең мактау грамоталарына лаек була.
Шул чорда армия хезмәтенә алынгач та, үзләштергән һөнәренә тугры кала: инженер-техник төзүчеләр гаскәрләре сафында биналар, су каналлары, дамбалар төзүдә актив катнаша. Биредә сержантлар әзерләү мәктәбендә укый, ә хәрби хезмәтен прапорщик званиесендә тәмамлый.
1976 елда язмыш аны булачак хәләл җефете Айсылу Жулас кызы белән таныштыра. Мәхәббәт җимешләре булып газиз балалары Айрат һәм Ләйсән бер-бер артлы дөньяга килә.

– Дингә тартылырга кайчан нәрсә этәрде Сезне, хәзрәт? – дип кызыксындым.

– Дингә мин кече яшемнән тартылдым. Әби-бабамның намазлык өстендә намаз укуында тылсымлы серлелек тоя идем. Ә менә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә дистә еллар буе ашыгыч ярдәм дәваханәсендә җитәкче инженер булып эшләү дәверемдә төрле авыруларны, кеше фаҗигаләрен күреп, тетрәнергә туры килде. Яшәү белән үлем арасының яшендәй кыска бер мизгел булуына ныклап шунда төшендем. Авыру ачыргаланып җан тәслим кылганда кулларым үзеннән-үзе Коръән Кәрим китабына үрелде. Ул минутларда фанилыктан күз алдымда китеп баручыны ничек тә әҗәл тырнагыннан йолкып тартып алу теләгем көчле булды.

Айсылуы белән бәхеткә төренеп яши алар.
– Бик ярата идем кыйгач кашлы казах кызын, – дип, юксынып искә ала ул. Әйе, кызганычка, аның тормыш иптәше күптән түгел вафат булган. Кызы да, авариягә эләгеп, яшь килеш дөнья куйган.
– Бакыйлыкка күчсәләр дә, мин алар белән һәрвакыт элемтәдә торам, гәпләшәм, серләшәм. Шуңа да алар һәрчак янымда кебек. Мәхәббәтне мәңгелек дип әйтү һич ялган фикер түгел минемчә, – ди Рамил хәзрәт.

– Менә шушындый авыр минутларда Коръән Кәрим, дин сабаклары мине сынмаска, сыгылмаска өйрәтә, яшәешкә көч бирә. Якыннарын югалткан һәркемгә хәлемнән килгәнчә дин сабаклары аша таяныч булырга тырышам. Үзем дә һәрдаим бу өлкәдә белемнәремне арттыру өстендә эшлим. Әйтик, Яр Чаллыда яшәгәндә һәр җомгада андагы Сөембикә мәчетенә намазга йөрдем. Ә кабат туган ягыма әйләнеп кайткач, Бәләбәйнең тарихи мәчете мәдрәсәсендә тәүдә – Габдрахман хәзрәттән, аннары Илдар хәзрәттән дин сабаклары алдым. Бу өлкәдә бик тирән белемлеләр. Шуның өчен дә аларга чиксез рәхмәтлемен, – дип, җылы хатирәләре белән уртаклаша ул.

Әгәр табиблар кешеләрнең авыру тәнен дәваласа, имам-хатыйп Рамил хәзрәт бәлагә тарыганнарның, кадерлеләрен югалтканнарның яралы җаннарын, күңелләрен дога белән дәвалый, кайгы-хәсрәтләрен үз йөрәге аша кичерә.

Асыл ир затының булдыклылыгын ил җитәкчелеге дә югары бәһалаган. 1981 елда Рамил Гаскәр улы СССРның Югары Советы Президиумы указына ярашлы “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Ә махсус хәрби операция барышы шартларында урындагы мәхәллә халкына әхлакый һәм рухи ярдәм күрсәткән өчен ул 2022 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хатына лаек була.
– Муллабыздан бик уңдык, – ди мәчеттә намаз кылучы әниле-уллы Рузилә Кәбир кызы һәм Газиз Вәгыйзь улы Хәкимовлар. Ул биргән дин сабакларын яратып өйрәнәбез.

– Муллабыз мәчеттә догалар укыганда җаныма-тәнемә тынычлык, сихәт табам, – ди Марат Габдрахманов.
Мин дә аларның фикеренә ихлас кушылам. Быел Рамил Гаскәр улы Сөләйманов үзенең 75 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Әле дә ул егетләр кебек җегәрле: бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә. Шәригать кушканча, җыелган уңышның бер өлешен хәер йөзеннән күршеләренә, авылдашларына таратып чыга. Кайсы гына тарафлардан аңа мөрәҗәгать итмиләр! Көн дими, төн дими, ул бәлагә тарыганнарга ярдәмгә ашыга. Шуңа да аңа тирә-юньдәгеләрдән рәхмәтләр ишелеп ява. Ә бер рәхмәт, белүебезчә, мең бәладән коткара ди. Без, тузлыкушлылар да, үз чиратыбызда, хәзрәтебез Рамил Гаскәр улы Сөләймановны күркәм гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, абруйлы һәм үтә дә җаваплы вазыйфасында уңышлар телибез. Халыкка күрсәткән изгелекләрегез, Рамил хәзрәт, үзегезгә әҗер-савап булып кайтсын. Амин.

Камил Фазлетдинов.
Бәләбәй районы,
Тузлыкуш авылы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: