0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
23 сентябрь , 20:56

Конфессияара һәм милләтара татулыкның мөһимлеген аңлау кирәк

Уфада Ислам идеалларына һәм кыйммәтләренә багышланган фәнни-гамәли конференция узачак.

Конфессияара һәм милләтара татулыкның мөһимлеген аңлау кирәк
Конфессияара һәм милләтара татулыкның мөһимлеген аңлау кирәк

25-26 сентябрьдә Уфада «Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: гаиләдә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту» дип аталган XV Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Ел саен үткәрелүче чара быел Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте оешуга - 235 ел тулуга, шулай ук Гаилә елына багышлана.

Чарада Русиянең 30дан артык субъектыннан, шулай ук чит илләрдән: Марокко, Фәләстин, Тунис, Төркия, Һиндстан, Иордания, Гыйрак, Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан, Беларусьтан дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, дин белгечләре һәм әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Конференциядә катнашучылар традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда диннәрнең роле, руханиларның Ватанга һәм халыкка гамәли хезмәте, тарихи хәтерне саклауда һәм илебезнең дини мәсхәбләрен тергезүдә мөселман уку йортларының роле, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны, гражданнар бердәмлеген ныгыту инициативасы һәм практикасы, Русия халыкларының һәм традицион халыкларның рухи мирасын өйрәнү, саклау һәм арттыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Фото: автор фотосы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: