+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
23 сентябрь , 10:50

“Яхшы ризык калганчы, яман корсак шартласын...”

Еш кына без, табында ашалмый калган ризык әрәм булмасын, дигән сылтаулар белән нәфесебезгә ирек бирәбез.

“Яхшы ризык калганчы, яман корсак шартласын...”
“Яхшы ризык калганчы, яман корсак шартласын...”

Ләкин, комсызларча исраф белән көрәшергә тотынганчы, бер нәрсәне аңлыйк: “исраф” әрәм киткән, ягъни файдасызга сарыф ителгәнне аңлата.

Өстәлдә калганы тавык яисә этне сөендерер, алар да мәхлук, әмма чамадан артыгы корсакка керсә, саруны кайнатыр, саулыкны какшатыр. Әгәр тәнең өчен ашаганың җитә икән, артыгын ашау зур исраф булыр.

Пәйгамбәр вакытында яшәгән мәшһүр табиб Харис ибн Кәлдә: “Корсак — авырулар йорты, ашауда чаманы белү — дәваларның нигезе”, — дигән.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: