Чыннан да, тел – ул Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләкләренең берсе, формасы буенча кечкенә булса да, зур көчкә ия.
Бәдәвий ґарәпләреннән берсе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән җәннәткә кертүче гамәлләр хакында сорый, Рәсүлебез аңа болай дип җавап кайтара: “Ач кешеләрне ашат, сусаганнарны эчерт, яхшылык эшләргә өндә, начарлыктан тый, әгәр боларны булдыра алмасаң, телеңне начар сүзләрдән булса да сакла”.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин