Габдулла бине Харис радыяллаһу ганһе болай дигән: “Мин Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм кебек еш елмаючы берәүне дә күрмәдем. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзеңнең кардәшеңә елмаюны сәдаканың бер төре итеп саный иде” (имам Әт-Тирмизи риваять итә).
Дәшми калу күп проблемаларны булдырмый кала, ә елмаю – аларны хәл итә, диләр.
Һәрбарчагызга хәерле, бәрәкәтле, игелекле көннәр насыйп булсын! Һәр көнебез Расүлебезнең сөннәтен өйрәнүгә, бер генә булса да хәдис ишетүгә багышланса иде”, дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Фото: pixabay.com.