Элек гыйлем алыр өчен, өйдән чыгып китеп, йөзләрчә, хәтта меңнәрчә чакрым каядыр барырга кирәк булган. Хәзер исә гыйлем бирүчеләр янәшәдә. Әмма шунысы мөһим: белем алуның нияте дөрес булырга тиеш. Әгәр кеше кемдер белән бәхәсләшәм, надан кешедән көләм, башкаларны уздырам, абруемны күтәрәм, үземә каратам дигән ният белән гыйлем алса, андый белем бәрәкәтле булмаячак, киресенчә – әле зарар да китерергә мөмкин. Дини белемне без акыллы күренер өчен түгел, ә хәрам белән хәләлне, ялган белән хакны бер-берсеннән аера белер өчен алабыз, һәм әлбәттә, уку, мәгълүмат туплау ихлас Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш.
Ислам галимнәре белдергәнчә, гыйлемнең башы ул – Аллаһны тану, гыйлемнең ахыры (ягъни нәтиҗәсе) – һәр нәрсәне Аллаһка тапшыру. Ә гыйлемнең иң югары ноктасы ул – әдәп: әгәр дини белем алган кешенең гадәтләре, үз-үзен тотышы начар икән, димәк, аның өйрәнгәннәре әлегә аңа файда китермәде.
Әйе, Аллаһның барлыгын-берлеген таныган кеше, һичшиксез, Ул нәрсә кушканын, нәрсәдән тыйганын белергә, барлык фарыз-вәҗебләрне ничек үтәргә икәнен өйрәнергә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Кем Аллаһка итагать итмәү түбәнчелегеннән Аңа итагать итү биеклегенә күчсә, шуны Аллаһы Тәгалә мал-мөлкәтсез дә баетыр, аңа Үзе терәк булыр һәм аны гаскәрсез-ярдәмчеләрсез дә нык, көчле итәр, туганнардан башка да кадирлеген арттырыр”.
Әгәр кеше мәчеткә яисә мәдрәсәгә белем алырга дип килгән икән, димәк, Аллаһы Тәгалә Үзе аны шәкерт итеп сайлады, аңа “Гыйлем алучы” дигән дәрәҗәле исем бирде. Мондый исемгә лаек булырга беркайчан да соң түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үзенең бер мөбарәк хәдисендә билгеләп үткәнчә, белем алу бишектән ләхеткә кадәр, ягъни туганнан үлгәнче дәвам итәргә тиеш. Шуңадыр да хәзерге вакытта мәчет-мәдрәсәләребезгә балалар һәм яшьләр генә түгел, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә күп килә. Яшьләр яхшы хәтер белән алдырса, өлкәннәр гыйлемне үзләренең тормыш тәҗрибәсенә таянып үзләштерә. Һәр очракта да ихласлык һәм тырышлык үзенең уңай нәтиҗәсен бирмичә калмый.
“Мин бернәрсә дә белмим, шуңа күрә бармыйм – оятка калырмын дип куркам”, – дип уйлаучылар бер дә борчылмасын: белмәгәнеңне тану ул – инде үзе ярты гыйлем. Беркем дә белеп тумаган, мәчет-мәдрәсәләрдә дә сезнең кебек белмичә килгән кешеләр гыйлеп эстәп йөри. Мөгаллимнәр ярдәмендә син дә өйрәнерсең, яхшылап ниятләсәң, Аллаһы Тәгалә ярдәм итмичә калмас. Шуңа да тәвәккәлләп, барыйк, укырга язылыйк һәм күңел тынычлыгына, бу дөнья һәм әхирәт бәхетенә ия булырга ярдәм итүче белемне ала башлыйк. Дөрестән дә, фәкать дини белем алу нәтиҗәсендә генә кеше Аллаһның ризалыгына ирешә. Ә Аллаһ ризалыгына ирешү ул чын бәхет була да инде...
Октябрь аеннан мәчетләрдә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча курслар эшли башлый. Аллаһның бәхет-нигъмәтеннән үз өлешегезне алырга рәхим итегез!” - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: pixabay.com.