Хәйбулла районының Антинган авылы халкы мәчетне үз көчләре белән төзекләндерә. Халыкның бер өлеше оешкан төстә өмәләргә чыкса, икенчеләре изге эшкә үз өлешен акча белән кертә.
Мәчетне ремонтлау идеясен бөтен авыл халкы хуплаган. Урындагы дини җәмгыять акча җыю турында игълан иткән һәм, халыкның активлыгы нәтиҗәсендә, ремонт өчен кирәкле сумма җыелган. Һәркем үз мөмкинлекләренә карап өлеш кертә.
Җыелган акчаларга кирәкле төзелеш материаллары сатып алганнар, коймаларны алмаштырганнар, бинаның стеналары җылытылачак.