+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 октябрь , 09:35

“Кая минем күршеләрем?”

Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: “Кая минем күршеләрем?” – дип сорар. Фәрештәләр: “Йә Раббыбыз Аллаһ, ә кемнәр синең күршеләрең?” – дип әйтер. Аллаһы Тәгалә: “Кемнәр мәчеткә еш йөрде, шулар”, – дип җавап кайтарыр.

“Кая минем күршеләрем?”
“Кая минем күршеләрем?”

Мәчет – ул Аллаһы Тәгаләнең йорты. Кем анда килә, шул Аның кунагы санала. Мәчеткә килгән кешегә Раббыбыз дүрт бүләкне тапшыра: Үзенең рәхмәтен иңдерә, күңеленә тынычлык сала, кыямәт көнендә сират күперен җиңеллек белән үтәргә булыша, Үзенең ризалыгын насыйп итә.

Аллаһ Тәгалә: “Мәчетемә килгән кунагыма юмарт булуым - Минем бурычым", - ди.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: