Уфада яшәүче Русия һәм Америка спортчысы, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Джефф Монсон үзенең сөйгән кызы белән башкаланың Тукай урамындагы мәчетендә никах укыткан.
«Безнең коллега, депутат Джефф Монсон мөселман йолалары буенча сөеклесе Екатеринага өйләнде", - дип хәбәр итте үзенең Телеграм-каналында Дәүләт җыелышы депутаты Рөстәм Әхмәдинуров.
Джефф Монсон Мәскәүдә Европа мөселман форумы оештырган Корбан бәйрәме вакытында Ислам динен кабул иткән иде.
Билгеле булганча, туй үткәрүне яшь пар 2025 елның язында планлаштыра.