Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мисвәкне еш кулланырга кушкан. Аллаһның яраткан Илчесе болай дип әйткән: “Үземнең өммәтемә авырлык китерүдән курыкмасам, мин аларга һәр тәһарәттән соң мисвәк кулланырга әмер бирер идем”.
Мисвәк - теш чистарту өчен бер төр агачтан ясалган таякчык, аны суга манчып йомшартасың, һәм ул теш щеткасына охшап кала. Мисвәкне куллану бик күп төрле авырулардан саклану чарасы булып тора. Кешенең бик күп авырулары ашказаны һәм эчәк авыруларыннан башлана. Ашны ашказанына тешләр эшкәртеп бирә. Әлеге таякчык тешләрне кариестан, авыз куышлыгында микроблар үрчүдән саклый. Аны бер мәртәбә куллану да авыз куышлыгындагы 80 процент зарарлы микробларны юк итә.
Иллинойс университеты галимнәре җиде ел буена мисвәкнең составын тикшергән һәм аннан авыз эчендә булган микробларның үрчүен туктатучы һәм кариесны, тешләрнең черүен кисәтүче матдәләр, шул исәптән фтор элементы бүлеп чыгарганнар.
Эчә торган су фторга ярлы урыннарда, гадәттә, фторлы таблеткалар бирәләр, алар исә эмальнең ныклыгын, черүгә чыдамлыгын арттыра. Фторлы пасталарны мисвәк катнашкан пасталар алмаштыра ала.
Мисвәк белән теш чистарту тештәге ташлардан да арындыра. Тешне мисвәк белән чистарту – сөннәт, саваплы гамәл.
Фото: pixabay.com.