0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
24 октябрь , 13:35

Радий Хәбиров Диния нәзарәте съездында катнашты

24 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мөселманнары Диния нәзарәтенең IX съездында катнашты. Делегатлар дини оешма эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты, Нәзарәт президиумы рәисен һәм составын сайлады.

Радий Хәбиров Диния нәзарәте съездында катнашты
Радий Хәбиров Диния нәзарәте съездында катнашты
Төбәк җитәкчесе үз чыгышында актив эшчәнлекләре өчен дин әһелләренә рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Безнең республикада бүген 2 миллионнан артык мөселман яши. Башкортстанда Ислам тарафдарлары гасырлар буена күпмилләтле илебезнең куәтен ныгытуга, аның мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш кертә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Безнең республика мөселманнарының Диния нәзарәте гасырдан артык тарихка ия. Ул бүген 856 мәхәлләне үз эченә ала һәм илдәге иң эреләрнең берсе булып тора. Безнең рухи лидерларыбыз ил җитәкчелегенең тарихи карарларына ярдәм итүдә бердәм позициядә тора, республиканың иҗтимагый проектларында актив катнаша. Башка традицион конфессияләр вәкилләре белән бергә, сез экстремизм һәм ксенофобия идеяләренә классик Исламга ят булган дини агымнарга каршы торасыз. Барыгызга да традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга лаеклы өлеш кертүегез, яшьләрне патриотик тәрбияләвегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.

Республика Башлыгы мөселманнарның рухи лидерларына махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Русиядә һәм аннан читтә яшәүчеләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

- Махсус хәрби операция зонасында, Донбассның тыныч халкы өчен гуманитар йөкләр җыюда актив катнашкан өчен аерым рәхмәт сезгә. Гражданнарга, Палестинаның Газа секторы балаларына ярдәм иткән өчен. Су басудан һәм табигый бәла-казалардан зыян күргән күрше төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм иткән өчен. Русиянең яңа төбәкләреннән, Курск һәм Белгород өлкәләреннән республикабызга килгән качакларга ярдәмегез өчен, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, мөселманнар Диния нәзарәтенең якын киләчәккә өстенлекле бурычларын билгеләде.

- Бүген Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте алдында дини мәгарифне алга таба үстерү, мөселман җәмгыятьләрен ныгыту, аларны яхшы әзерлекле дин әһелләре, чын патриотлар белән тәэмин итү бурычы тора. Без сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Без Уфаның бизәге һәм горурлыгы булырга тиешле “Әр-Рәхим” мәчетен төзүне дәвам итәбез. Монда, сезнең алда тагын бер кабат әйтәсем килә: без аны, һичшиксез, төзеп бетерәчәкбез.

Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур Биргалин Нәзарәт эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, шулай ук, дини оешманың биш еллык эшенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде.

Алга таба көн тәртибендә съезд делегатлары Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайлады. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, дини оешманы якындагы биш елда янә мөфти Айнур Биргалин җитәкләячәк. Утырышта, шулай ук, Диния нәзарәте президиумы составын сайладылар һәм дини оешманың эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: