“Әлхәмдүлилләһ”. Сүзмә-сүз мәгънәсе: “Аллаһка мактау булсын”. Мөселманнар бу сүзләрне Аллаһ Тәгаләгә теге яки бу игелекләр өчен рәхмәт укыганда әйтәләр.
“Бисмилләһ”. Сүзмә-сүз мәгънәсе: “Аллаһ исеме белән». “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип укыла. Мәгънәсе: “Дөньяда да, әхирәттә дә рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгаләнең исеме белән”.
Коръәннең күпчелек сүрәләре шушы сүзләр белән башлана. Коръән аятьләрен укыр алдыннан да шушы сүзләрне әйтергә кирәк. Гомумән алганда, безнең теләсә кайсы эшебез, гамәлебез шушы сүзләрдән башланырга тиеш, чөнки барлык гамәлләребез дә Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә ирешер өчен эшләнә.
“ИншәАллаһ”. Сүзмә-сүз мәгънәсе: “Аллаһы Тәгалә теләсә”. Үтәлүе, булуы теләнелгән һәм көтелгән нәрсәләргә карата әйтелә.
“МәшаАллаһ”. Сүзмә-сүз мәгънәсе: “Аллаһ теләгәнчә”. Берәр яхшы нәрсә турында сөйләгәндә, яки мактау рәвешендә әйтелә.
“СөбхәнАллаһ”. Сүзмә-сүз мәгънәсе: “Аллаһы Тәгаләгә бернинди кимчелекләр хас түгел”. Гадәттә, искиткеч вакыйга, очрак булганда (яхшы да, яман да булырга мөмкин) әйтелә.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин