Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм юлга чыкканда болай дип дога кыла торган булган: «Аллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Аллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Аллааһүммә зәввиднит-тәкъвә вәгъфир лии з̣әнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү» (Тәрҗемәсе: «Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә, Раббым!»
«Бисмилләһ»тән соң: «Сүбхәәнәлләз̣ии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһү мүкъриниин». (Тәрҗемәсе: «Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде»).
Бу сүзләр укылыр һәм өч тапкыр «Әлхәмдүлилләәһ», өч тапкыр «Аллааһү әкбәр» дигәннән соң: «Сүбхәәнәкә иннии заләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә». (Тәрҗемәсе: «Аллаһыны тәсбих итәмен, мин нәфсемә, үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит, чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр»).
Фото: pixabay.com.