Бу мәчеткә йөрүчеләр күптән түгел Татарстанга сәфәр кылды. Кукмара якларында булып, анда алган тәэссоратлары белән уртаклашу, күршеләрнең уңай тәҗрибәсен үзләрендә куллану, киләчәккә эш планын билгеләү өчен активистлар иман йортына җыелды. Шулай ук әлеге җыелышта Олыкүл һәм күрше авыллар халкы да катнашты.
Кунак ашы – кара-каршы
“Нургали” мәчетенә йөрүчеләр мондый сәфәргә күрше республикада яшәүче дин кардәшләренең чакыруы буенча барды. Агымдагы елның августында биредә Кукмара районының Туеш авылы мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллин булып китә. Бу сәфәренең сәбәбе дә бар. Шул авылда туып-үскән Шәехзадә Солтанбәков 1874-94 елларда Олыкүл авылында имамлык итә. Белүебезчә, ул вакытларда указлы муллаларны дин тарату өчен төрле төбәкләргә җибәргәннәр. Менә Шәехзадә хәзрәт тә ике дистә ел Олыкүлдә изге бурыч башкара. Хәзер аның якташлары – Айрат хәзрәт Шәфигуллин җитәкчелегендәге делегация имам эзләре буйлап сәфәргә чыккан һәм Олыкүлдә булып киткән. Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, ул әлеге килүендә олыкүллеләрне үзләренә кунакка чакырып китә.
Шулай итеп, “Нургали” мәчете имам-хатыйбы Әлфәрит хәзрәт Ширгазин, Whatsapp мессенджерындагы төркемендә хәбәр салып, күрше республикага барырга теләүчеләрне җыя. Олыкүл авылы мәчете мөәзине Марат хәзрәт Бүләков, Олыкүл мәчетендәге чараларда актив катнашучы Хәния Хәйруллина, Сахай авылындагы волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Фия Хисамова Әлфәрит хәзрәт җитәкчелегендә юлга чыгалар.
Тәэссоратлар эчкә сыймый
Кукмара районындагы берничә мәчеттә, мәдрәсәдә булып, аларның тарихы, андагы эшчәнлекнең ничек алып барылуы белән делегация әгъзалары якыннан танышкан, йолаларын өйрәнгән. Күргәннәрен фотога һәм видеога төшереп, аларны “Нургали” мәчетенә җыелучылар игътибарына презентация итеп тәкъдим иттеләр, һәрберсенә аерым тукталып, сөйләп, аңлатып бардылар.
Әлфәрит хәзрәт билгеләвенчә, ул якларда иман йортларына эшкуарлар бик зур ярдәм күрсәтә, аның бер төре – зәкят бирү. Әлбәттә, бездә дә мәчетләргә ярдәм итүчеләр бар, ләкин зәкятнең нәрсә икәнен, ни өчен бирелергә тиешлеген аңлатсак, бу саваплы гамәлне һәр кеше үзе белеп кылыр иде, диде имам-хатыйб. Аның бу тәкъдимен башка авылларның имам-хатыйблары да күтәреп алды һәм һәрберсе үз авылында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген ассызыклады.
Шулай ук, мәчетләрдә, бездәге кебек, волонтерлар тарафыннан махсус хәрби операция зонасында илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләргә ярдәм итү югары дәрәҗәдә оештырылган. Кырмыскалылылар күршеләрдән байтак яңалык алып, шул исәптән коры ашлар әзерләү серләрен үзләштереп кайткан.
Туеш авылындагы мәчеттә бик күп чаралар үткәрелүен билгеләп үттеләр. Елына ике тапкыр Коръән укучылар арасында бәйгеләр оештырыла, шулай ук иман йортында, дини бәйрәмнәрдән тыш, спорт чаралары үткәрүгә дә зур игътибар бирелә. Һәрбер чара башланыр алдыннан җыелучылар алдында дин әһелләре чыгыш ясый, вәгазь укый. Мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә өлкәннәр һәм балалар өчен дәресләр алып барылуы, атна саен “Вәгазь кичәләре” үткәрелүе турында да җентекләп сөйләделәр.
– Бонус системасы бик уңышлы эшли икән. Мәчеткә килгән балаларга татлы бүләкләр тараталар, дога ятлаган өчен тагын берничә бонус өстәлә. Шундый изге эшләрне ел буе башкарып, иң күп бонус җыючылар ел ахырында зур бүләккә ия була. Шулай ук, мәчеткә килгән вакытта балалар урамнан чүп җыя һәм моның өчен дә бүләген ала. Шуның белән балалар тәртипкә өйрәнә, мондый ысулларны киләчәктә үзебездә дә файдаланырга кирәк, – диде Фия Хисамова, тәэссоратлары белән уртаклашып.
Горурланырлык эшләребез бар
Сәфәр турында тыңлаганнан соң, җыелучылар үзләренең эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.
Мәсәлән, Түбән Төкен авылында берничә ел элек яңа мәчет салынды. Аның имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, узган елда мәчеткә газ керткәннәр, быел исә кое казып, су үткәргәннәр һәм канализация ясаганнар. Бу эштә урындагы фермерлар зур ярдәм күрсәткән, шулай ук урындагы халык та үз өлешен керткән. Мәчетне төзү генә түгел, иң мөһиме – ул халык белән тулы булырга тиеш, дип билгеләде ул, бу уңайдан уй-фикерләрен җиткереп.
Олыкүл авылындагы Әлфәрит хәзрәт Ширгазин җитәкчелегендәге “Нургали” мәчете дә үзгәрешләр кичерде. Узган елда халык көче белән иман йорты газ белән җылытыла башлады, бина тулысынча тышланды, су үткәрелде – барлык уңайлыклар булдырылды. Олыкүл авылы халкы зиратларны тәртиптә тотуга да зур игътибар бүлә – ике зиратның коймалары алмаштырылды. “Гомумән, барлык эшләрне бердәм булып, бергәләп эшләргә кирәк, изге эштән беркемнең дә баш тартканы юк, бердәмлектә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе дә күркәм була”, – диде имам-хатыйб һәм эш планнары белән таныштырды, бурычлар билгеләде.
Якты уй-ниятләр белән
Берничә ел дәвамында Олыкүлдә балалар арасында Коръән укучылар конкурсы да үткәрелә. Бу эшне дәвам итеп, төрле спартакиадалар үткәрергә кирәк, дигән теләк тә әйтелде.
Авылда яшәп, аның үсешенә зур өлеш кертеп, бүген инде бакыйлыкка күчкәннәрне искә алу кичәләре оештырырга карар ителде. Ә август-сентябрь айларында ел саен гошер сәдакасы җыярга ниятлиләр. Ләкин моңа кадәр бу һәм башка сәдакалар, аларның савабы турында сөйләргә, халыкка аңлатырга кирәклегенә басым ясалды.
Атна саен “Вәгазь кичәләре” оештыру яңалыкларның берсе булачак. Җыелучылар, моны хуплап, аларга төрле авыллардагы имам-хатыйбларны чакырырга киңәш итте. Шулай ук үзебез яшәгән авылны, аның табигатен саклау буенча чаралар үткәрергә, шул исәптән “Зәңгәр чишмә” биләмәсен чистартырга, авыл биләмәсе һәм район хакимияте тарафыннан оештырылган төзекләндерү акцияләрендә катнашып барырга барысы да риза булуын әйтте. Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтергә, игътибар белән уратырга һәм бу уңайдан нинди эшләр башкарырга кирәклеген билгеләделәр.
Гомумән, “Киңәшле эш таркалмас” дигән мәкальдән чыгып эш итәргә, даими рәвештә җыелышып торырга, эшкуарлар, авыл биләмәсе җитәкчелеге, депутатлар катнашлыгында да очрашулар оештырырга карар ителде.
Әлеге чарада катнашучы аксакал Фәрит хәзрәт Сираҗетдинов, барысының да чыгышларын, фикерләрен тыңлаганнан соң сүз алып, тәү чиратта тәртипне үзебездән башларга, үзебез үрнәк булырга тиеш, дип билгеләде. Шул вакытта гына тәртип, бердәмлек булачак. Ә бердәмлектә – көч, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Барлык билгеләнгән изге эшләребезне бергәләшеп һәм Ходай Тәгаләнең ярдәме белән башкарып чыга алачакбыз, диде ул, чарага йомгак ясап.
Менә шундый якты уй-ниятләр белән яши олыкүллеләр. Киләчәккә билгеләнгән планнары да тормышка ашар, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.