“Җомга көн – мөселманнарның догалары һəм изге гамəллəре кабул була торган мөбарəк бəйрəме.
Җомга көнен олуг күреп, гөнаһлы эшлəрдəн тыелу, игелекле гамəллəр кылырга тырышу, фəкыйрьлəргə сəдакалар бирү, əти-əни һəм туганнар белəн күрешеп, аларның хəллəрен белешү, зиратка барып яки өйдə Коръəн укып, савабын мəетлəрнең рухларына багышлау, буш вакытларда Коръəн уку, зекер əйтү һəм догалар кылу белəн үткəрергə кирəк.
Бик фəкыйрь булмаган кешегə Җомга көнне дөнья эшлəрен күп эшлəмичə, гыйлем, гыйбадəт һəм вəгазь мəҗлеслəрендə булу, дуслар һəм туган-тумачалар белəн күрешеп, бəйрəм итеп, шатлык белəн үткəрү – күркəм гадəт”, - дип яза Әхмәтһади Максуди “Гыйбадәте исламия” китабында.
Җомга көнебез мөбәрәк булсын! Аллаһы Тәгалә укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны кабул итсә иде.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин