+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
9 гыйнвар 2025, 04:45

Күз тиюгә каршы тәнгә әйбер тагу дөресме?

Күз тию күренешен инкяр итеп булмый. Аның барлыгы катгый исбат ителгән.

Күз тиюгә каршы тәнгә әйбер тагу дөресме?Күз тиюгә каршы тәнгә әйбер тагу дөресме?
Күз тиюгә каршы тәнгә әйбер тагу дөресме?

Ләкин күз тиюне булдырмау өчен тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш.

Тәннең (киемнең) кайсы җирендә булса да ялтыравыклы яки башка шундый күзгә бәрелеп тора торган әйберне тагу «кешенең игътибары шул әйбергә тартылып, күзе тимәс» дигән ышануларга нигезләнгән. Бу ысул белән балаларны явыз күздән сакламакчы булалар.

Ләкин күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән Кәримнән сүрәләр уку. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы «Фәтихә», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре, «Аятел-Көрси» һәм «Каләм» сүрәсенең 51нче аяте укыла.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас