-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
10 гыйнвар , 11:30

Дога кабул булсын өчен нишләргә?

Дога кабул булуын теләсәгез, хәләл ризык белән тукланырга, хәләл юл белән эшләп тапкан малдан файдаланырга, гөнаһлардан сакланырга тырышырга, диннең фарызларын үтәргә кирәк.

Дога кабул булсын өчен нишләргә?
Дога кабул булсын өчен нишләргә?

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм тузанга баткан, тузгыган чәчле, озак вакыт сәфәрдә булган кешене искә алды. Ул кеше кулларын күккә таба күтәрә һәм «Йә Раббым, йә Раббым!» - кабатлый. Әмма аның ашаганы - хәрам, эчкәне - хәрам, киеме - хәрам, ул хәрам белән тукландырылган. Аңа ничек итеп җавап бирелсен соң?»

Дога кылыр алдыннан, кыйбла тарафына юнәлеп, Аллаһы Тәгаләгә мактау әйтергә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмгә рәхмәтебезне белдерергә, гөнаһларыбызга тәүбә итәргә һәм шунда гына үтенечебезне юлларга кирәк. Моннан тыш, догабызны әкрен генә 3 тапкыр кабатлау да яхшы булыр.

Онытмагыз: дога авырлыклар килгәндә генә кылынмый. Шатлыклы вакытта да догада булып, Аллаһка рәхмәтләребезне әйтеп торыйк.

Ялгышмагыз: дога намаздан соң гына кылына дип уйлау - ялгыш. Доганы теләсә кайсы вакытта кылырга ярый (тәһарәтле булу күркәм булыр).

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: