“Ихлас” мәчете – заманыбыз көзгесендә ифрат үзенчәлекле күренеш. Иң әүвәл, үткән гасыр башларында, манаралары киселеп, мәктәпләргә, клубларга, иген келәтләренә әйләндерелеп, бөтенләй башка максатларда файдаланылган мәчетләрдән аермалы буларак, “Ихлас” – ярымҗимерек “Луч” кинотеатры бинасыннан мөэминнәрнең тартылу үзәгенә әверелгән, кайбер чит илләр белән дә бәйләнеш тоткан, илебез төбәкләрендәге мөселман дөньясын җәлеп иткән, Башкортстаныбызда алдынгылардан саналган көчле, нурлы иман йорты булып калыккан мәчет ул. “Ислам – хәят дине” нәсыйхәтен гамәлгә куеп, “Ихлас” мәчетендә замандашларыбызга динне дәгъвәт итүдә кадимге һәм иң яңа ысуллар бердәй уңышлы кулланыла. Төпле дини гыйлем алган, тәҗрибәле өч дистәләп мөгаллим һәм мөгаллимә мәчеттә сабак бирә, төрле яшьтәге ир-егет һәм хатын-кызлар, балалар өчен аерым төркемнәр оештырыла.
“Ихлас” – зыялылар мәркәзе. Галимнәр, сәнгать, мәдәният, әдәбият, мәгариф әһелләре мәчетне үз итә, монда динебез үсеше буенча югары дәрәҗәдәге гыйльми-гамәли конференцияләр, фәһемле чаралар даими уздырыла, мөселман бәйрәмнәре күңелләргә хуш килерлек итеп, җылы һәм тантаналы үтә.
Башкалабызның юбилей тантанасына “Ихлас” мәчете аеруча күркәмләнде: диварлар тышкы һәм эчке яктан төзекләндерелде, залларга өр-яңа келәмнәр җәелде, җиһазлар яңартылды, иң сөенечлесе – мәчет манарасына гөмбәз урнаштырылып, аның өстендә ярым ай нурланды.
Мәчетнең сайты – замандашларыбыз яратып караган сайтларның берсе, “Балкыш-Ихлас” тапшыруын “Туган тел” каналына чыгаручы телестудия уңышлы эшли, китаплар, альманах, дини тәкъвимнәр нәшерләү җайга салынган. Күптән түгел үткән мәхәллә мәҗлесенең киңәйтелгән утырышында диндәшләребезгә 2025 ел өчен дини тәкъвим һәм “Ихлас Шәриф” альманахының яңа саны тәкъдим ителде, чарада катнашканнар аларны җылы кабул итте.
Альманах, гадәттәгечә, аны оештыручы “Ихлас” мәхәлләсенең җитәкчеләре – Мәҗлес рәисе Мөхәммәт Галләм һәм мәчетнең имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшинның баш сүзе белән ачылып китә, арытаба Уфаның 450 еллыгына багышланган мәкаләләр урын ала.
Сәясәт фәннәре докторы Регина Мөхәммәтҗанова-Дуггалның башкаладагы борынгы җәмигъ мәчетләре, беренче “Госмания”, “Галия”, “Хөсәения” мәдрәсәләре турындагы тарихи күзәтүе, әлеге чорда күтәрелгән Аллаһ йортларын тасвирлауга тоташып, Уфадагы мөселман җәмәгатьчелеге һәм дини корылмалар турында анык мәгълүматлы сурәтләмә тудыра.
Тарих фәннәре докторы Лилия Габдрәфыйкова укучыларга “1916 елда мөселман Уфасы” хезмәтендә шул вакыттагы шәһәр тормышын татар зыялылары күзлегеннән чагылдырып, Шәехзадә Бабич, Галиәсгар Гафуров-Чыгтай, Сәйфи Кудаш, Зариф Бәшири һәм башка әдипләрнең язмаларын куллана. Бу исә авторга, вакыйгаларга карата рәсмилектән аермалы буларак, көнкүрешне, яшәешне төпкелдән иңләгән халыкчан караш булдырырга форсат тудыра.
Әлеге көндә “Зәйнәб” шифалы үләннәр брендын булдырган Ләйсән Сираеваның Михаил Роднов, Вера Макарованың урысча хезмәтләрен файдаланып әзерләгән, төбәгебездә чәй сәүдәсе һәм гаилә җылылыгын чагылдыручы, татарның кунакчыллык билгесе булган чәй эчү йоласы хакындагы язмасы да мавыктыргыч.
Өммәт һәм милләт өчен чиксез хезмәт салган, халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган шәхесләребез хакындагы сәхифәләр дә, бер яктан, алар рухына варислары тарафыннан ихтирам билгесе булса, икенчедән, даһиларыбызның үрнәкле шәхсияте хакында яңа документлар, дәлилле яңа мәгълүматлар китерелүе белән дә фәһемле.
Шулай, язучы Факил Морзакаевның башкорт халкының батыры һәм юлбашчысы, шагыйрь, “утырып тәсбих әйтеп, Аллаһка сыенган” Салават Юлаевның тууына 270 ел тулу уңаеннан тупланмасы; филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранованың мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе, “Үз динен, үз телен, үз гореф-гадәтләрен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас”, – дип тәкрарлаган Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 165 ел тулуга бәйле “Ризаэтдин Фәхретдин: тарих битләрендә хатын-кыз үрнәге” мәкаләсе; филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов һәм Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих институты студенты Булат Хәйбуллинның мәшһүр шагыйрь, алтын приискылары хуҗасы, “Аһ, туган каумем газиз” дип өзгәләнгән Дәрдмәнд – Мөхәммәтзакир Рәмиевның тууына 165 ел тулу мөнәсәбәтле язмалары; тарих фәннәре кандидаты Марсиль Фәрхшатовның мөселман дөньясында беренче казыя, дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе, мөгаллимә, 68 яшендә атылганда да беркемне дә сатмаган көчле рухлы Мөхлисә Бубиның тууына 155 ел тулуга багышланган гыйльми хезмәте укучылар зиһенен, һичшиксез, яңа ачышлар белән яктыртыр.
Болары – үткәннәрдән маяк, хәзерге буыннарга сабак булса, альманахта бүгенге ислами дөньябыз да киң яктыртыла. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалинның, нәзарәтнең IX съезды карарына ярашлы, хезмәтен дәвам итүе, “Ихлас” мәхәлләбездәге чаралар: мәҗлес һәм мөтәвәллият утырышлары, мәчеттә дини мәгърифәтчелек барышы, балаларның җәйге дәресләр-сабак алуларын оештыру, яшь мөселманнар арасында Коръән Кәримне укуда ярыш һ. б. турындагы сәхифәләр – шундыйлардан.
“Умарта күче бердәмлеге белән көчле”, диләр халыкта. “Ихлас” та үз мәхәлләсендәге мөслим-мөслимәләре белән куәтле. Асыл хәзинәбез – тәүге көннәреннән мәчетне күтәрешкән, аның матур киләчәген якынайткан аксакалларыбыз. Алар арасында – бакыйлыкка күчкәннәрдән Сөләйман Исмәгыйлев, Равил Үтәбай-Кәрими, Сәгыйтьҗан Хәсәнов, Мәхмүт Муллаәхмәтов, Әнвәр Моратшин һ. б. могтәбәр затларның шәрәфле исемнәре.
Әлеге вакытта тулы гасыр яисә гасырга якын гомер йомгагын сүтүче аксакалларыбыз – мәхәлләнең алтын баганасы. 102 яше белән баручы Әсхәт Минһаҗетдинов “Ихлас Шәриф” альманахының һәр санында укымлы язмаларын биреп килде. Ул Бөек Ватан сугышы каһарманы, укучылар яратып кабул иткән дистәләгән китап авторы. Никадәр гаҗәеп, никадәр соклангыч мисал: икенче гасырны ваклаучы ил агасы яңа китап яза!
Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның бер шигырендә:
“Имәннәрнең билен бөгә
торган
Җил-давылга түзә ир генә”, –
дип әйтелә. Нәкъ шулай, Ватаныбыз тарихындагы көенечле һәм куанычлы вакыйгаларны үз язмышы аша кичергән, җитди сынауларда сынмый-сыгылмыйча, мәгърур имәннәрдән дә ныклырак торган ил агаларыбыз былтыр гомер юлындагы истәлекле бәйрәмнәрен билгеләде: Габделбарый Байков белән Газмөхәммәт Хәмидуллин – 90, Рафаил Колыкаев белән Фәрит Акулов 85 яшен тутырды. Алар хакындагы язмаларда – горур үтелгән гомер эзләре.
Ислам – яшәеш кебек, хәрәкәттәге, үсештәге тәгълимат, ул, гасырларга тамырланган төп кануннарын какшамас саклаган килеш, яңа фикер белән баетылып килә. Шөһрәтле дин галиме һәм хокук белгече, рухи остаз, тарикатьче-мөршид Имам Рәббани-Әхмәд әл Фәрукый Сәрхиндинең Рәмис Гыйззәтдин тәрҗемәсендәге “Мәктүбәт”еннән өземтә; философия фәннәре докторы Альфрид Бостановның “Болгарда суфыйчылык хатлары традицияләре” дигән гыйльми эзләнүе; юридик фәннәр кандидаты Филүс Яхинның психологик язмасы, Исламдагы карашларны киңәйтеп, яңа офыкларны иңләргә форсат тудыра.
Динебезне аңлауда, гыйбадәтләрне үтәүдә Тимерказык йолдызыдай юл күрсәтерлек мәкалә – В. Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе, күренекле журналист, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйма Фаткуллинаның “Бөек Раббым, синең исемеңне...” дип аталган, Аллаһы Тәгаләнең исемнәрен тәфсилләп аңлатып, аларны зикер итүнең мөһимлеген һәм савабын төшендереп биргән язмасы.
Дини темага әдәби әсәрләр дә шактый күп языла. Шулай да бүген Башкортстанда яшәп, татар телендә иҗат итүчеләр арасында бу өлкәдә иң актив, эзлекле, нәтиҗәле язучыларның берсе – Дилә Булгакова. Былтыр аның шундый әсәрләре тупланган, “Аллаһ берәү генә” дип аталган китабы дөнья күрде. Шагыйрә, журналист, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Кәшфи Русия Ислам университетында быел нәкъ шул темага уңышлы диплом яклады. “Ихлас Шәриф” әлеге хезмәттән иң әһәмиятле сөземтәләр белән укучыларны да таныштыра. Шигырьләрдән сайлап алынган дүртьюллыкларны китереп, автор шундый нәтиҗә ясый: “Дини шигырь – ул үзенә күрә бер вәгазь, сәнгатьле сүзнең инандыру көче чиксез зур. Илаһи бер тирбәлешкә салынган шигъри юллар укучының күңелен нечкәртә, йөрәгенә үтеп керә, инандыра”.
Дини әдәбиятыбызда үзенчәлекле жанр – хаҗнамә. Ислам дине таралган чорлардан алып, безнең замангача изге җирләрдә сәфәрдә булып кайтып, шунда алынган тәэссоратларын басма сүздә теркәү очраклары бихисап. 2022 елда Рамазан аенда үтәгән гомрә хаҗым турында “Кызыл таң” гәзитендә минем дә язмам бирелгән иде. “Ихлас Шәриф”нең яңа санында исә – язучы, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Булатованың Мәккә-Мәдинә тарафларында гомрә гыйбадәтен кылып кайтуы хакындагы юлъязмалары, пәйгамбәребезнең: “Иң яхшы җиһад – кабул ителә торган хаҗ”, – дигән хәдисен алга куеп, изге сәфәргә юлланырга ниятләүчеләр өчен ифрат файдалы булыр.
Альманахта, гадәттәгечә, кечкенә мөселманнарыбыз да онытылмый, алар өчен махсус “Сабыйларга” рубрикасында берничә китап авторы, ветеран укытучы Фатыйма Гыйльметдинованың хикәяләре һәм шигырьләре тәкъдим ителә.
Күренекле журналист, “Кызыл таң” гәзитенең горурлыгы Фәрит Фаткуллинның 75 яшенә аның турында шагыйрә Зөһрә Котлыгилдинаның “Матбугат каһарманы” мәкаләсе дә кызыксынып укырлык.
Ял сәгатьләрендә мавыгырга әдәби әсәрләр дә байтак альманахта: алар – Шәриф Камал хикәясе, 70 яше уңаеннан Рафига Усманованың, Әсгать Корманаев, Мөнәвис Низами шигырьләре, гыйбрәтле фикерләр тупланмалары һ. б.
“Чыңгызхан” иҗади рәссамнар төркеме турындагы язмалар һәм аларның дини вә дөньяви эчтәлекле сурәтләре альманахны тагын да баета. Гомумән, ул матур бизәлеше белән дә үзенә әйдәп, чакырып тора. Эчендә – Айдар Гәрәев, Вәсил Ханнановның шамаилләре, Илдар Еникиевның һ. б. сыйфатлы фотолары, тышлыкта – Нияз Хаҗиәхмәтовның “Уфага 450 ел” һәм Алия Нияскулованың “Ихлас” мәчете” картиналары альманахның югары дәрәҗәдәге бизәлешен раслап тора.
Ислам финанслары, Шәригать кушуы буенча бизнес, Ислам вакуфлары турындагы язмалар малтабарларның, булдыклы яшьләребезнең уңышлы, бәрәкәтле эшчәнлегендә таяныч булыр дип ышанасы килә.
Бу 2025 елга мөбарәк көннәр һәм рәсми бәйрәмнәр тезмәсе гамәли кулланышта бик уңайлы: изге көннәребезне алдан белеп торачакбыз.
Азан яңгыраган җирдән шайтан кача, диләр, димәк, дөрес дини сүз укылган, ишетелгән урын да пакьләнә. ИншәАллаһ, замандашларыбыз күңеленә “Ихлас Шәриф” саф дулкын булып кагар, яхшылыкка, изгелеккә – куәт, хәятебезне гыйбадәт итүгә терәк булыр!
Динә МОРЗАКАЕВА.