+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Иман
4 Февраля 2025, 05:35

Дога кайчан кабул була?

«Имам Газали доганың ун әдәбен санап күрсәткән. Шуларның берсе - дога өчен бәрәкәтле вакыт эзләү. Әлбәттә, доганы теләсә кайсы вакытта кылырга ярый. Ләкин дога кылу өчен кулай булган, бәрәкәтле, догага җавап алына торган махсус вакытлар бар.

Дога кайчан кабул була?Дога кайчан кабул була?
Дога кайчан кабул була?

Мәсәлән, ел эчендә - Гарәфә көннәре, айлар арасында - Рамазан, атнада - җомга, төннәрен - сәхәр вакытында дога кылу. Шуңа өстәп, Коръәни Кәримдә: «... (гөнаһлары гафу ителсен өчен) сәхәр вакытларында истигъфар кылучылар», - дип әйтелгән. («Әлү Гыймран» сүрәсе, 17нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә болай дип әйткән: “Төннең соңгы өчтән бере кадәр вакыт калгач, Аллаһы Тәгалә беренче кат күк йөзенә иңә (мәрхәмәтен, гафу итүен бирүе турында сүз бара) аннан колларына мөрәҗәгать итә: «Мин Хуҗа! Тәүбә итүче юкмы? Аны кичерәм. Миннән теләүче юкмы? Аңа теләгәнен бирәм. Дога кылучы юкмы? Догасын кабул итәм».

Барчабызның да кылган догалары кабул булсын һәм һәркайсыбызга Аллаһ бездән разый булырлык тормыш белән яшәргә язсын”, - дип яза “Хозур дин турында”.

Фото: Pixabay

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас