+10 °С
Яңгыр
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Иман
14 февраль , 21:38

Иманлы гомер – якты гомер

Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш районнары мөселманнары имам-ахуны Рамил хаҗи Исәнбирдин – республикабызда билгеле шәхес. Менә утыз биш ел инде ул намус белән дингә, халыкка хезмәт итә. Дүртөйле шәһәрен бизәп, балкып утыручы “Мирас” мәчете нәкъ менә аның җитәкчелегендә төзелгән.“Алма агачыннан ерак төшми”, ди халык. Хак сүзләр. Рамил Рафаэль улы зыялы, укымышлы нәселдән. Аның картәтисе Гыйззетдин Исәнбирдин – билгеле мәгърифәтче, шагыйрь, укытучы. Шәҗәрә агачында горурланырлык башка шәхесләр дә бихисап.

Иманлы гомер – якты гомер
Иманлы гомер – якты гомер

Рамил Рафаэль улы Борай районының Тукай авылында үскән. Биредә башлангыч белем алган, ә тугызынчы сыйныфка кадәр Зур Бадрак авылына йөреп укыган.
– Язмыш шулай кушкандыр инде: сигез айлык чагымнан картәтием һәм картәнием тәрбия­сендә үстем, – дип бәян итә Рамил хаҗи. – Нәкъ менә алар тормыштагы беренче остазларым булды. Картәтием Гыйззетдин яшьлеген­дә Уфаның “Галия” мәдрәсәсендә Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибра­һимов, Хәбибулла Габитов, Сәйфи Кудаш, Зыя Өммәти, Шәехзадә Бабич кебек киләчәктә күренекле шәхесләргә әвереләчәк шәкертләр белән белем алган. Алар бик тату булган. Бергәләп мәдрәсәдәге кулъязма журналлар чыгаруда актив катнашканнар.
Гыйззетдин Исәнбирдин, “Галия”не тәмамлагач, мөгаллимлек эшенә керешә. Бүздәк, Кушнаренко, Әбҗәлил районнарында, Казахстан тарафларында хезмәт сала. Халыкны аң-белемгә өндәү юлында була, әхлак камиллеге өчен көрәшә. Аны яше-карты “Ак мулла” дип олылап дәшә.
Октябрь инкыйлабыннан соң ул ике шигъри җыентык төзеп, Мәҗит Гафуригә тапшыра. Гафури аларны бастырып чыгарырга тәкъдим итә, тик “сәнәк сугышы” елларында бу кулъязмалар кулаклар тарафыннан юк ителә, ташка басыла алмый кала.
Картәтием һәрдаим белемен камилләштерү юлында була, читтән торып педагогия институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында ул гаиләсе белән Борай районына күчеп килә һәм озак еллар Тукай авылында башлангыч мәктәп мөдире булып эшли, “Почет билгесе” ордены белән бүләк­ләнә. Аның ши­гырь­ләре XX гасыр башы башкорт әдәбия­ты анто­логиясенә кертелгән.
Рамил алтынчы сый­ныфта укып йөргәндә карт­әтисе вафат була. Картәтисенең төпчек улы Шамил малайны 9нчы сыйныфта чагында үзе янына Бөре шәһәренә алып китә, мәктәпкә урнаштыра. Шамил бу вакытта пединститут студенты була. Туганын да үз янына тулай торакка кертә. Абыйсы диплом алгач, алар Борай районына әйләнеп кайта. Абыйсы өйләнә. Рамил аларда яши, биредә 10нчы сыйныфны тә­мамлый.
– Аннары армия хезмәтенә киттем, водительгә укып чыктым, – ди әңгәмәдәшем. – Хәрби хезмәткә чакыру килгәнче ике ай һөнәрем буенча Дүртөй­ледәге “Автохозяйство” оешмасында эшләп өлгердем.
Армиядән кайткач, Рамил Рафаэль улы озак еллар Дүртөйле районында водитель булып эшли. Өйләнә. Бер-бер артлы кызы һәм улы дөньяга аваз сала.
– Иман нуры кечкенәдән җаны­ма иңгән иде, дин тәгълиматын җентекләп өйрәнәсем килде. Бу изге уемны чынбарлыкка ашырырга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итте: 1988 елның җәендә Уфада Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте эшли башлады, ә бер елдан мәдрәсә дә ачылды. Мин, канатланып, шунда укырга кердем. 1990 елда Тәлгать мөфти Таҗетдин хәзрәтләре култамгасы куелган указ алдым, – ди әңгәмә­дәшем.
Бу вакытта, әйтергә кирәк, Дүртөйледә бөтенләй мәчет булмый. Сабыйларына исем куштырырга да, башка йомыш белән дә халык яшь мулланың өенә килә. 1990 елның язында Рамил хаҗи беренче тапкыр Дүртөйленең район Мәдәният сараеның иң зур залында Ураза гаетен үткәрә.
– Зал яше-карты белән шыгрым тулды, азан әйтеп, ике рәкәгать намаз укыдык. Мин дин, аның әһәмияте турында вәгазь сөйлә­дем, җыелган халык бик ихлас тыңлады, – дип хәтерли Рамил Рафаэль улы. – Ә бер елдан безгә мәчет итеп Чеверев урамында урнашкан агач йорттагы даруха­нәнең 2х5 метрлы бер бүлмәсен бирделәр. Озакламый, яңа даруханә төзелгәч, бу иске генә бина бөтенләе белән мәчет карамагына тапшырылды.
1992 елда дин сабаклары укытуны оештырып җибәрдем. Иң беренче шәкертләрем җәмәгатем Мәүлидә, балаларым, туганнарым булды. Алар үрнәгенә ияреп, күрше-күлән, башка таныш-бе­лешләр килә башлады. Шулай итеп, мәчетебез гөрләп эшләп китте. Ул биш ел Аллаһ йорты булып хезмәт итте. Әле күптән түгел генә шул еллардагы язмаларымны караштырып утырдым, иске мәчеттә елына йөз кеше дин сабаклары алып чыккан икән. Ә хәзер яңа, иркен мәчетебездә елына 150 кеше укый.
Рамил Исәнбирдин Дүртөйле шәһәренең уртасында зур, матур мәчет балкып торсын өчен барлык көчен сала. Шулай итеп, 1991 елның 18 маенда яңа мәчеткә нигез салына. Аның урынын Рамил хаҗи үзе тәкъдим итә. Биш ел үтүгә бөтен тирә-якны нурга күмеп, мәһабәт Аллаһ йорты калкып чыга. Аны “Мирас” дип атыйлар, тантаналы рәвештә ачалар. Шул вакыттан бирле Рамил имам-ахун “Мирас”­ны җитәкли. Районда эшләп килүче барлык мәхәлләләр белән дә идарә итә. Ә хәзер инде ул – Дүртөйле генә түгел, Чакмагыш, Кушнаренко районнары мөселман­нарының да имам-ахуны.
“Мирас” мәчетен иркенәйтү, тагын да уңайлырак итү максатында хатын-кызлар өчен балкон рәвешендәге якты, матур гыйба­дәтханә залы төзелгән. Анда берьюлы 80 кеше намаз укый ала. Бу изге эшне башкаруда бик күп инсаннар ярдәм кулын сузды, ди ул.
“Мирас” канаты астында һәр дини бәйрәм зурлап үткәрелә. Рамил хаҗи иҗтимагый тормышта да актив катнаша, ул район хакимияте каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, төрле актуаль проблемаларны хәл итүгә зур өлеш кертә. Моннан тыш, ул күп еллар инде халык телендә “төрмә” дип йөртелүче тикшерү изоляторы штатында да эшли, биредәге тоткыннар белән даими очрашып, аларны дөрес, туры юлга өнди, акны карадан аерырга өйрәнү юлында дин тәгълиматының көчле корал икәнлеген төшендерергә омтыла.
– Бүген һәр таңны фронтта Туган илебез азатлыгы хакына үз-үзен аямыйча көрәшүче яугирлә­ребез исәнлеге өчен дога кылудан башлыйбыз, – ди ул. – Гуманитар йөкләр җыюда мәчет тә актив катнаша. Ватан сакчыларыбызга акчалата да, әйберләтә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Махсус хәрби операциядәге якташ­ларыбызның туганнарын, якыннарын, кыска вакытлы ялга кайтканда үзләрен дә дини бәйрәм­нәргә чакырабыз, сый-хөрмәт тулы табыннар белән каршы алабыз, рухларын җылы сүз, догалар белән ныгытырга омтылабыз.
Рамил имам-хатыйбның тормыш юлдашы Мәүлидә абыстай да, кызы Гөлшат һәм улы Әбдел­варис та – иманлы шәхесләр, биш вакыт намазларын калдырмыйлар, һәр башлангычында ярдәм күрсәтәләр.
– Яшәлгән еллар биеклегеннән карап, шуны әйтәсем килә: дөньяда үз тәгаенләнешен тапкан адәм баласы бәхетле була. Мин үземне бәхетле инсаннардан саныйм. Җәмәгатем Мәүлидә Гафиятулла кызына чиксез рәхмәт­ле­мен, ул һәрчак зур таянычым, барлык эшләремне куәтләүчем, ярдәмчем булды. Аның белән 1982 елда кавышып, менә дигән балалар үстердек, бүген җиде оныгыбыз бар.
– Мин исә, форсаттан файдаланып, иремә ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Ул һәрчак минем туганнарым өчен җанын ярып бирергә әзер булды. Әтием – 92 яшькә, әнием 97гә җитеп киттеләр фани дөньядан, ул аларны яхшы итеп тәрбия­ләште, мәрхүмә апамның балаларын карашты, – ди Мәүлидә абыстай.
Рамил хаҗи Исәнбирдинның иман юлындагы фидакарь эшчән­леге югары бәяләнгән: Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин аны “Бердәмлек” һәм “Мактау һәм Дан” медальләре, “Иман һәм Намус” ордены белән бүләкләгән. Ә Русия Мөфтиләре советы “Рухи бердәм­лек өчен” медален тапшырган. “Дүртөйле районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе, махсус хәрби операциядәге якташларыбызга зур ярдәм оештыруы өчен “Русия ватанпәрвәре” медале иясе дә ул.

 

Рәсемдә: Рамил хаҗи җәмәгате Мәүлидә ханым белән.

 

Автор фотосы.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: