+10 °С
Яңгыр
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Иман
11 март , 09:40

Ураза ул - сөенеч һәм өмет

“Уразаның фазыйләт-өстенлекләре турында – хәдисләрдә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын) әйтте:

Ураза ул - сөенеч һәм өмет
Ураза ул - сөенеч һәм өмет


Ураза тотыгыз, чөнки аңа тиң булган башка гамәл юк.

Әгәр кеше Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның гәүдәсен сәламәтләндерер һәм әҗерен арттырыр.

Ураза тоткан кешенең йокысы – гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, догасы кабул, ә гөнаһы гафу ителгән булыр.

Мөбарәк сәхәр һәм ифтар вакытларында ураза тотучының догалары кабул ителер.

Рамазан ае уразасын ихлас иман китергән хәлдә һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең гөнаһлары ярлыканыр.

Ураза тотучының йөзен (гәүдәсен) Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык (70 ел җәяү барырлык) арага җәһәннәм утыннан ерагайтыр.

Ураза белән Коръән Кыямәт көнендә кешегә шәфәгать кылырлар (аны якларлар). Ураза әйтер: “Әй Раббым, көндезләрен ул Үзеңнең ризалыгың өчен ашау-эчүдән һәм җенси теләкләреннән тыелды, шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл! Коръән дә: “Ул күп вакытын мине укыр өчен багышлады, мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл!” – дип әйтер, һәм Аллаһның олуг рәхмәте белән алар шәфәгать кылырлар.

Җәннәттә Әр-Раййан дигән бер ишек бар. Кыямәт көнендә шул ишектән бары тик ураза тотучылар гына Җәннәткә керә алачак”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: vk.com/rishathazrat

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: