+19 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Иман
13 март , 09:25

Кайгы килсә, нинди дога укырга?

Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Бер көн безнең яклы булса, икенчесе безгә каршы булырга мөмкин. Шатлык - төрле күңелсезлекләр, ә алары шатлык-куаныч белән алмашынып тора. Ләкин ни генә булса да, мөэмин-мөселман сабыр, түзем булып калырга тырышырга тиеш.

Кайгы килсә, нинди дога укырга?
Кайгы килсә, нинди дога укырга?

Кайгы-хәсрәт килгәндә нинди дога укырга кирәклекне беләсезме? Әгәр моңарчы бу дога белән таныш булмасагыз, бу язма белән бүлешергә, якыннарыгызга җибәрергә онытмагыз.

«Әллаһүммә иннии гәбдүкә вәбнү гәбдикә радыйтү хүкмәкә вә кадааәк. Әсәлүкә ән түзһибә гәннии гаммии вә хәзәнии үә ән тәрзүкании йүсра гүсри» (Тәрҗемәсе: « Йә, Рабби, дөреслектә, мин - Синең колың һәм колыңның улы. Синең хөкемеңә һәм тәкъдиреңә разыймын. Күңелемдәге кайгыны һәм көенечне бетерүеңне Синнән сорыймын. Кайгы артыннан шатлык насыйп ит»), дип яза “Хузур дин турында”.

Фото: Pixabay

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: