Коръәннең һәр хәрефе өчен әҗер булыр.
Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер күркәм хәдисендә болай дип әйткән: «Кем Аллаһның китабыннан бер хәреф укыса, аңа бер изгелек язылыр. Ә бу изгелек тагы ун тапкырга арттырылыр. Мин «Әлиф Ләм Мим бер хәреф дип әйтмим, әмма «Әлиф» – ул бер хәреф, «Ләм» – ул бер хәреф, «Мим» – ул бер хәреф» (Имам Әт-Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).
Уйлап карыйк, җәмәгать, Коръәндәге бер хәреф укыган өчен Аллаһы Тәгалә безгә ун изгелек яза. Сөбеханәллаһ! Әгәр Кадер кичәсендә укысак, 10ны 1000гә тапкырлаган кадәр савап язылыр, иншәАллаһ.
Коръән укучы янында фәрештәләр булыр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Коръәнне оста укучы белән илче фәрештәләр булыр. Ә кем инде Коръәнне тотлыгып, авырлык белән укыса, аңа ике әҗер булачак» (Имам Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Коръән укучысына шәфәгатьче булыр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Коръәнне укыгыз, чөнки Кыямәт көнендә ул укучыларына шәфәгатьче булыр», – дип әйткән (Имам Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан)
Рамазан аен дөрес һәм файдалы уздырыйк!
Фото: Фәнүз Хәбибуллин