-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
19 март 2025, 09:05

Уразаның әһәмияте

“Рамазан аендагы уразаның әһәмияте турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Иман китергән хәлдә һәм савабын өмет итеп Рамазан аенда ураза тоткан кешенең гөнаһлары гафу ителер” (Әл-Бохари, Mөслим).

Уразаның әһәмияте
Уразаның әһәмияте

“Рамазан аенда Аллаһны искә алучылар гафу ителә һәм ихлас дога кылган кешенең догалары кабул була” (Мөслим).

“Уразага кергәнче сәхәр ашагыз, чөнки сәхәрдә зур бәрәкәт бар. Сәхәр ашаучыларга Аллаһның рәхмәте ирешә” (Әл-Бохари).

“Рамазан ае дәвамында һәм башка айларның уртасындагы өч көнендә тотылган ураза кимчелекләрдән котылырга һәм күңелне ымсындыручы явыз вәсвәсәләрдән арынырга ярдәм итә” (Садук “Әл-Әмәли”).

“Әгәр кешеләр Рамазан ае фазыйләтләрен (файдаларын) аңласа, алар бу айның ел буе дәвам ителүен теләр иде” (Бихәр әл-Әнвәр)”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: Pixabay

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас