Фитыр – Рамазан ае ахырында гает намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака. Әгәр алданрак (Рамазан ае эчендә) бирелсә – гөнаһ юк.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, 2025 елда (1446 һиҗри елда) фитыр сәдакасын тормыш дәрәҗәсе уртача булганнар – 200 сум, хәлле кешеләр, байлар 1200 сум күләмендә бирә.
Фидия – ураза тотуны Аллаһы Тәгаләнең әмере буларак кабул итеп тә, ураза тотарга сәламәтлеге җитмәгәнлектән тотмыйча калган ураза хакын үтәү йөзеннән бирелә торган сәдака. Быел фидия сәдакасы күләме – көненә 200 сум. Фидияне Рамазан аенда тотылмаган ураза өчен 30 көнгә тапкырлап, бер көнне, берьюлы бирергә мөмкин. Көн саен бер мохтаҗ кешене ашатса да ярый.
Рамазан аенда зәкят бирелсә, башка айларга караганда савабы күбрәк була. Быел зәкят нисабы, Русиядәге алтын бәясе белән исәпләгәндә, 725 мең сум чамасында, ягъни берәүнең үз хаҗәтеннән тыш артык малы бу суммага җиткәндә – нисабка җиткән булып санала, аңа зәкят түләү фарыз. Әгәр мөселманның 725 мең сум акчасы булса, ул акча бер ел дәвамында кузгатылмаса, шуның кырыктан бер өлеше, ягъни 2,5 проценты (18 125 сум), зәкят итеп бирелә. Бу кадәр акчасы булмаганнарга зәкят бирү мәҗбүри түгел, чөнки аларның акчасы нисабка җитмәгән була.
Фото: Pixabay