-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Иман
26 март , 09:20

Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк

Кадер кичәсе – изге Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Ул рамазан аеның 26сыннан 27нче киченә (26 марттан 27сенә каршы төн) туры килә. Рамазан аеның соңгы өч төне дә изге санала.

Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк
Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләренә: “Кадер кичәсен рамазан шәриф аеның ахыргы ун көненең бер так кичәсендә эзләгез”, – диде. Ягъни 21, 23, 25, 27 һәм 29нчы кичәдә булуы ихтимал. Шушы кичәләрдә аеруча күбрәк дога, истигъфар, гамәл вә гыйбадәт белән шөгыльләнү мотлак. Әлеге һәм рамазан ае тәмамланыр алдыннан булучы башка төннәрдә, йокламыйча, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны теләп-ялварып, намаз укып чыгалар.

Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр.

“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, - диелә Коръән Кәримнең 97нче “әл-Кадер” сүрәсенең 3 нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелде.

Кадер төннен догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: “Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар”, – ди.

Бу изге кичәдә дога кылырга, намаз, Коръән Кәрим укырга, тәүбә итәргә, сәдака бирергә, үлгәннәрне искә төшерергә һәм дин кардәшләреңне шатландырырга кирәк.

Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс генә булыр, һавадан йолдызлар атылмас.

Фото: t.me/dumrt_tatar

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: